АКШга визит: Калифорния белән аралашуга адым

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Россия һәм АКШ арасында мөнәсәбәтләр үсергә дәвам итә. Моңа Татарстан Республикасы зур өлеш кертә.

Искә төшерик, узган елның ноябрендә Инвестицион үсеш агентлыгы АКШга Татарстан Республикасы делегациясенең эшлекле сәфәрен оештырды. Сәфәр барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния губернаторы Джерри Браун белән очрашты.

Бу сәфәр нәтиҗәсендә Президент карары буенча “Юл картасы” – Татарстан Республикасы һәм Калифорния штаты арасында хезмәттәшлек үсеше буенча чаралар планы уйлап табылды, шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина рәис булган эшлекле группа барлыкка килгән.

Планны тормышка ашыру максаты белән 2017 елның 20 гыйнварендә һәм 15 мартта Агентлыкта эшлекле группаның утырышлары узды, анда Калифорния хезмәттәшләре белән бергә видео аралашу аша хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде.

Калифорния һәм Татарстан: регионнарның бердәм кызыксынулар

Алга таба 4-8 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе АКШда Калифорния штатында эшлекле визит белән булды. Делегация составына җитәкчеләр – эшлекле группа әгъзалары керде.

Визит барышында АКШның төп компанияләр һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән рәсми очрашулар узды. Программа хезмәттәшлекнең төрле өлкәләрен үстерүгә юнәлгән: икътисадның стратегик үсеше, сәламәтлек саклау, белем алу, инфраструктуралы зоналарны үстерү, IT өлкә, венчур финанслау.

АКШның ИТ-компанияләр белән аралашуны ныгыту

 Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов һәм «Университет Иннополис» АНО директоры Кирилл Семенихин АКШның төп ИТ-компанияләрен карадылар. АКШга визитның төп максатларның берсе -  мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үзара табышлы хезмәттәшлек өчен элемтәләрне ныгыту.

Татарстан делегациясе ИТ-группасының эшлекле сәфәренең төп пункты Intel корпорациясе булды. Очрашу компаниянең җитәкчелеге – Программалы продуктлар һәм хезмәт группасы вице-президенты Уильям Севадж һәм Сату һәм маркетинг группасының вице-президенты Джон Галвин белән үтте. Очрашуның төп темалары санлы икътисад һәм электрон хезмәт өлкәсендә, шулай ук робототехника һәм дроннарны төзү өлкәсендә хезмәттәшлек булды.

Эшлекле сәфәр кысаларында Oracle вице-президентлары Люк Ковальски, Майк Бэнгсом һәм Пит Стеффард белән очрашу узды. Сөйләшүләр барышында Oracle компаниясенең Иннополис территориясендә барлыкка килү һәм “Санлы икътисад 2025” проекты буенча партнерлык перспективасы каралды.

Белем алу өлкәсендә тәҗрибә белән алмашу

АКШда Беркли шәһәре университетлар һәм лабораторияләр урнашкан фәнни үзәк буларак танылган. “Мәгариф һәм фән” группасы вәкилләре Премьер-министр урынбасары – Мәгариф һәм фән министры  Энгель Фаттахов җитәкчелегендә Калифорния Университетын карадылар, анда алар кампуста булдылар, профессорлар белән очраштылар. Мәгариф буенча группа шулай ук Сан-Франциско шәһәрендә Exploratorium фән музеен, танылган Стэнфорд Университеты, FootHill College карадылар.

Яклар тәҗрибә белән алмашу, технологияләр трансферы, мәгариф оешмаларда белгечләр белән алмашу һәм эшнең төрле юнәлешләр буенча үзара стажировкалар белән алмашу турында сөйләштеләр.

Искә төшерик, 2017 елның 8-14 февралендә Арск педагогик колледж нигезендә чит ил мәгариф оешмалары белән халыкара хезмәттәшлек кысаларында АКШ урта һәм югары профессиональ белем алу системасы педагогик хезмәткәрләренең стажировкасы узды. Стажировканың темасы – “Урта һәм югары профессиональ белем алу системасы өчен урта дәрәҗә лидерларын әзерләү”.

Делегация составына АКШның Мичиган, Иллинойс, Калифорния, Огайо, Теннеси штатларыннан шул университетта урта дәрәҗәдәге лидерларны әзерләүне үтүче вәкилләр – колледж вице-президентлары, факультет деканнары, бүлек идарәләре, программаларны алып баручылар керде.

Стажировка программасы делегация әгъзаларының түбәндәге проблемалар буенча чыгыш ясау белән эшлекле өлештән торды: АКШ университетлары белән урта профессиональ белем алу хезмәттәшлеге, системада менторлык программасы, финанс структурасы, АКШ университетларына керү өчен югары сыйныфлар укучыларын кредитлау системасы.

Төрле очрашулар барышында Россия, Татарстан Республикасы һәс АКШ мәгариф системалары чагыштырылды. Безнең республикабызның мәгариф оешмаларын карау вакытында кунаклар урта дәрәҗә белгечләрен әзерләвенең процессын карадылар. Стажировканың мәдәни программасы кунакларга татар халык гореф-гадәтләре белән танышырга, Татарстан Республикасының башкалары һәм Арск шәһәрен карарга мөмкинлек бирде.

Махсус икътисади зоналарның аралашуы

Генераль директор Тимур Шагивалеев башлыгында “Алабуга” МИЗ вәкилләре St.Mary’s (St.Mary’s International School) мәктәбен карадылар, анда “Алабуга” («Alabuga International School») халыкара мәктәбе нигезендә мәгариф системасы программасын тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Яклар Америка вәкилләре белән тәҗрибә белән алмашуга килештеләр.

“Иннополис” МИЗ  Генераль директоры АКШ компанияләре белән очрашулар уздырды, алар махсус икътисади зонаның резидентлары була алалар. Моннан башка Стэнфорд университетының Бизнес югары мәктәбе җитәкчелеге белән очрашулар узды. Татарстан Республикасы территориясендә венчур бизнесын булдыру өчен мәктәпнең тәҗрибәсен куллану мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

Табиблар практикасы һәм уйлап табулар диалогы

«Татхимфармпрепараты» Генераль директоры Тимур Ханнанов һәм Татарстан табиблары катнашуы белән Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин җитәкләгән сәламәтлек саклау группасы Torrey Pines Investment компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Делегация АКШ белем йортларын карадылар, анда фәнни профиль лабораторияләрне һәм медицина өлкәсе өчен кадрларны әзерләүне өйрәнде.

Группа Стэнфорд университеты карамагындагы Медицина үзәген карады, медицина ярдәмен оештыру системасы, нейрохирургия үзәге эше, мәгълүмати системалар белән танышты.

Big Data мәгълүмати системаларны булдыру һәм актуализацияләүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, тәҗрибә һәм белгечләр белән алмаш, генетик тикшеренүләр буенча аралашу турында сөйләштеләр.

Алга таба Стэнфорд рак авыруы институты һәм Комплекслы рак үзәге җитәкчелеге белән очрашу узды. Яклар аралашу буенча планнар турында уртаклаштылар: Республика клиник онкологик диспансеры территориясендә Америка химиопрепаратлар клиник тикшеренүләрне үткәрү, онкология белән авырганнарны реабилитацияләү программаларын яхшырту, шулай ук бердәм мәгариф программаларын тормышка ашыру.

Тромбофилия, миокард инфаркты һәм башка авыруларны барлыкка китергән геннар мутацияләр буенча тикшеренүләр буенча аралашу турында Сан-Францискодагы Калифорния Университеты карамагындагы Медицина үзәге белән очрашуда сөйләштеләр.

Калифорния  штаты губернаторы Джерри Браун офисы вәкилләре белән очрашу

7 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе Сакраменто шәһәренә Калифорния  штаты губернаторы Джерри Браун офисы вәкилләре белән очрашу өчен килде. Сөйләшүләр юнәлешләр буенча барды.

Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Калифорния икътисади үсеш департаменты директоры Панорэей Авдис белән очрашу уздырды, аның барышында яклар “Глобаль климат лидерлыгы” кебек темаларга сөйләштеләр. Яклар климат үзгәрү глобаль проблемаларының кешегә һәм икътисадка тәэсир итү турында бердәм фикергә килделәр. Парник газларының чыгармалары аркасында климат үзгәрә. Шул ук вакытта климат үзгәрү өлкәсендә җаваплы чаралар энергетика һәм тотрыклы үсеш ярдәмендә икътиади мөмкинлекләрне барлыкка китерә.

Шул максатны ирешү өчен халыкара көч кирәк. Хәзерге көнгә бөтен илләр хөкүмәтләре Парник газларының чыгармаларын киметү өчен чаралар үткәрә. Оешмалар яңа технологияләр, сәясәт, финанслау механизмнарын  кулланырга тиеш. Хакимиятләр инфраструктура һәм табигый системаларның климат үзгәрешләренә тотрыклылыгын арттырырга тиеш.

Бүген Калифорния хакимияте тирәлеккә зыян китергән оешмалар өчен зур тарифлар кертте. Әлеге саннар башка штатлар белән чагыштырганда иң зур. Салымнан башка яклар инвестицион сәясәт турында сөйләштеләр һәм инвесторларны җәлеп итү механизмнары өлкәсендә тәҗрибә белән алмаштылар.

Премьер-министр урынбасары - Мәгариф һәм фән министры  Энгель Фаттахов Калифорниянең мәгариф департаменты вәкиле Дебра Браун белән сөйләште. Сөйләшү барышында университетлар, халыкара мәктәпләр линиясе буенча хезмәттәшлек мөһимлеге ассызыкланды.

Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Калифорниянең сәламәтлек саклау департаменты вәкиле Мишель Баас белән очрашу уздырды. Аның барышында яклар Калифорния штатында медицина үсеше динамикасы турында сөйләштеләр һәм яклар медицина хезмәтен күрсәтү өлкәсендә фикерләрләр белән алмашындылар.

Иннополис Генераль директоры Игорь Носов Технологияләр департаменты директорының урынбасары Крис Круз белән очрашты.

Татарстанны югары җәрәҗәдә билгеләделәр

Татарстан делегациясе шулай ук Сан-Францискодагы Россия Федерациясенең Генераль консулы Сергей Петров белән очрашты. Анда консул Россия Федерациясенең берничә субъектларының, алар арсында Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Төмән өлкәсенең Калифорния белән аралашуда активлыгын күрсәтүен билгеләде.

Уңышлы тормышка ашырылган проектлар – Калифорния штаты белән эшләү нәтиҗәсе

Татарстанда ядерлы медицина – Accuray

АКШга эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы  Ильдар Хайруллин һәм Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Accuray компаниясенең җитәкчелеге белән очраштылар. Яклар регионара үзәк стратегиясе һәм алдагы аралашу үсеше турында сөйләштеләр. Очрашуда компания вәкилләре дөньяда иң яңа медицина җиһазын презентацияләделәр.

Агентлык Accuray компаниясенең Татарстан  Республикасы территориясендә проектны тормышка ашыруны елдан артык алып бара. Җирле партнер булып «Дельрус» ЯАҖ тора.

Радиохирургия өлкәсендә лидерларның берсе булган Accuray компаниясе CyberKnife системасын  - ямаш шешләрне организмның теләсә нинди урында дәвалау өчен роботланган радиохирургия системасын уйлап таба.

Агентлык Accuray компаниясенең берничә визитын оештырды. 2016 елның 16 октябрендә ядерлы медицина регионара үзәген булдыру проекты Татарстан  Республикасының Инвестицион совет Президиумы утырышында презентацияләнде.

10 ел эчендә проект 14500 кешене дәвалырга, Россиядә беренче укыту үзәген булдырырга, Татарстан Республикасында медицина туризмын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

2017 елның 24 мартында концессион килешүгә кул куелды. Томотерапияне бирү буенча Accuray үзәге бу елның июнендә ачылачак.

“Химград” үсә – Advenira

Татарстан Advenira компаниясе белән актив эшли, ул “Роснано” ААҖ портфель компаниясе булып тора.

Проектны уйлап табу һәм Татарстан Республикасына компания җитәкчелегенең визиты нәтиҗәсендә 2016 елның июнендә “Химград” Технополисында металлар өчен саклаучы нанорастворларны җитештерүен урнаштыру турында карар ителде. Моның өчен 570 кв. метр мәйдан арендага алынды.

Бүгенге көнгә компания төзелеш эшләрен тәмамлады, югары технологияле җитештерү линиясе урнаштырылды, монда 6 органик синтез редакторы керде. Чимал локализациясе 50%ка җитте. Җитештерүне беренче тест башлап җибәрү бара. Проектны тормышка ашыруга инвестицияләр күләме 100 млн. сум тәшкил итте.

Шәһәр кешеләренең мобильлеге - Uber

Uber халыкара технологик компаниясе һәм Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 3 февральдә ният турында килешүгә кул куйдылар. Яклар шәһәр кешеләренең мобильлеген арттыру өчен югары технологияләрне куллану өлкәсендә аралашу турында килештеләр.

Моннан элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискодагы Uber штаб-квартирасына килде. Очрашу барышында яклар югары технологияләрнең регионда транспорт үтәрлелеген арттыру турында сөйләштеләр.

Килешүдә шулай ук «ИТ-парк» Uber  компаниясенә хезмәт күрсәтү, “Иннополис” МИЗда компаниянең эшчәнлеген локализацияләү мөмкинлеге каралды.

Татарстан Президенты белән йомгаклау киңәшмәсе

Калифорниягә өч көнлек визит 8 апрельдә үткән Татарстан Президенты белән йомгаклау киңәшмәсе белән тәмамланды. Үткән эш турында группалар җитәкчеләре докладлар ясадылар.

Юнәлешләр җитәкчеләренең докладлары нәтиҗәсендә Президент эшчәнлекне активизацияләргә карар итте һәм бөтен өлкәләрдә дәүләтара мөнәсәбәтләрне үстерү кысаларында регионара аралашуны киңәйтү практикасын зурайту кирәклегендә ышаныч белдерде.

“Россиядә инвестицияләр буенча лидер булган Татарстантагын да күбрәк бизнесны җәлеп итсә, товар әйләнешен арттырса, бу бөтен ил өчен уңайлы тәэсир итәчәк”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

2017 елның җәендә Калифорния вәкилләренең җаваплы визиты көтелә. Хәзерге моментка Агентлык визитны әзерли.

Белешмә:

Калифорния – Тын океан ярында урнашкан АКШ штаты. Орегон, Невада һәм Аризона штатлары, шулай ук Түбән Калифорния Мексика штаты белән чиктәш. Калифорния – АКШның 31-нче штаты, 1850 елның 9 сентябрендә барлыкка килгән. Элек Испания һәм Мексика хакимияте астында булды.

Калифорния – АКШның иң күп халык яшәгән һәм зурлыгы буенча өченче штат. Башкаласы – Сакраменто, иң зур шәһәре - Лос-Анджелес. Башка зур шәһәрләр: Сан-Франциско, Сан-Диего, Сан-Хосе. Штат үзенең төрле климаты һәм халкы белән танылган. Эчке валовой продукт күләме буенч ул беренче урында тора. Штат икътисадының иң мөһим өлкәләре – авыл хуҗалыгы, аэрокосмик индустрия, нефтьне чыгару, шоу-бизнес, мәгълүмати технологияләр.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International