18-20 майда Казан шәһәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммиты үтте.
Бу елда Казансаммит 2017 катнашучылары арасында 53 ил вәкилләре булды. Барлыгы 2500дән артык кеше катнашты. Хөрмәтле кунаклар арасында 15 илче булды, алар арасында Төркия Республикасы илчесе Хусейн Дириоз, Согуд Гарәбстаны илчесе Абдуррахман Ибрахим Ар-Расси. Россия Федерациясеннән РФ чит ил эшләре министрның (ЧИЭМ) урынбасары Михаил Богданов, Россия ЧИЭМның аерым карарлар буенча илче Константин Шувалов, “Внешэкономбанк” рәисе Горьков Сергей, “Сбербанк” ААҖ идарәсенең рәисе урынбасары, “Партнерлык банкы” эшлекле группасы җитәкчесе Ганеев Олег, Россия Федерациясенең Үзәк банкы рәисенең киңәшчесе Симановский Алексей булдылар.
Россиянең 26 регион вәкилләре Казансаммит 2017дә булдылар. Алар арасында: Кабардино-Балкар Республикасы: Гагиев Руслан - Ингушетия Республикасының хөкүмәт рәисе; Томаев Казбек - Төньяк Осетия-Алания Республикасының икътисади үсеш министры; Тускаев Таймураз - Төньяк Осетия-Алания Республикасының хөкүмәт рәисе.
Саммитка ИХО илләреннән югары дәрәҗәле кунаклар, алар арасында БГЭ стандартизацияләү һәм метрология буенча Дәүләт министры Рашид бин Ахмад бин Фахад, БГЭ Дәүләт министры, ESMA Генераль директоры Абдулла Альмаени Абделькадер, БГЭ Икътисад министры урынбасары Абдулла Аль Салех, Бахрейн хөкүмәте вәкиле, Король гаиләсе әгъзасы Аль Халифа Хамадбин Ибрахим, Төркмәнстан Мәҗлесе канунчыллык һәм нормалар буенча комитет рәисе Сердар Бердымухамедов, ИХО сәүдә үсеше Ислам үзәге Генераль директоры Заине Эль Хасане, ИХО инвестицияләр һәм сәүдә департаменты башлыгы Нагги Джаббаров, ИХО Яшь форумы президенты Искандаров Эльшад килделәр.
Казансаммит 2017дә чит ил оешмалары вәкилләре катнашты: WAIPA җитәкчесе Скалар Бостьян, CIBAFI Генераль секретаре Белатик Абделила, Икътисад һәм финанслар буенча Бөтендөнья ислам фонды Генераль секретаре, AAOIFI советы әгъзасы Аль-АтрамАбдуррахман ибн Салих, Amwal and Amal Consultancy Директорлар советы рәисе Ал-Хилали Сами Абделхамид, AllianceBusiness Centers Network Россия, Якын Көнчыгыш һәм Африка буенча Президенты Шериф Мехдат Камель, ICDT Генераль директоры Эль-Хассан Хзейн, SMIIC Генераль директоры Ихсан Овют, Оештырылган сәнәгый зонаның Директорлар советы рәисе Гебзе Вахит Йылдырым.
Бу елда Россия банклары гына түгел, әмма чит ил банклары вәкилләре булды: Ziraat Bank (Төркия), ISBANK JSC (Төркия), Bank of Khartoum (Судан), Denizbank (Төркия), YapiKredi (Төркия), The Bank of Punjab (Пакистан), Abu DhabiIslamic Bank (БГЭ).
Саммитта күп делегацияләр җыелды, күбесе түбәндәге илләрдән: БГЭ, Төркмәнстан, Төркия, Пакистан, Судан һәм Согуд Гарәбстаны.
Бу елда саммит кысаларында «RUSSIA HALAL EXPO» хәләл индустриясенең беренче күргәзмәсе үтте, анда якынча 50 дөнья һәм Россия җитештерүчесе катнашты, шулай ук сәнәгый һәм инвестицион потенциалны күрсәтү белән InvestEXPO үтте.
Саммитның төп чараларының берсе Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы булды. Бу елда бизнес- иртәнге ашының тематикасы – Партнерлык финанслау яңа чынбарлык – Россиядә партнерлык финанславы үсешенең драйверы һәм перспективасына багышланган.
Пленар утырыш кысаларында берничә килешүгә кул куелды:
- Хезмәттәшлек турында килешү Татарстан Республикасы, Гебзе оештырылган сәнәгый зонасы һәм "Денизбанк Москва" акционерлык җәмгыяте, “ИШБАНК” акционерлык җәмгыяте, “ЯПЫ КРЕДИ БАНК МОСКВА” акционерлык коммерция банкы, «ЗИРААТ БАНК (Мәскәү)», «КРЕДИТ ЕВРОПА БАНК» акционерлык җәмгыяте, “Россия Сбербанкы” акционерлык җәмгыяте арасында;
- Үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандум ПЕНДЖАБ БАНКЫ һәм КАЗАН Банкы арасында;
- Хезмәттәшлек турында килешү «АК БАРС» ХОЛДИНГ КОМПАНИЯСЕ АҖ һәм ARJ HOLDING компаниясе арасында;
- Ике А145Е тиз пассажир көймәләрен төзелешенә контракт “ГОРЬКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ЯШЕЛ ҮЗӘН ЗАВОДЫ» һәм ARJ HOLDING (БГЭ) компаниясе арасында;
- КОРКМАЗ ГРУПП, “РОСЛА” ҖЧҖ һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты арасында.
Саммитта уникаль эшлекле программа үтте. Сессияләр кысаларында социаль эшмәкәрчелек, экология, кластерлы сәясәт, туризм һәм ислам мәгарифе өлкәләре каралды.
Халыкара саммитта катнашучылары өчен төрле мәдәни чаралар оештырылды:
- "HALAL FASHION Ислам дөньясы чибәрлеге" мөселман модасы фестивале;
- Ислам дөньясы халкыларының аш-сулары фестивале;
- Изге Болгар җыены;
- Рудольф Нуриев исемендәге XXX классик балет Халыкара фестивале чараларын карау.
ММЧ ягыннан икътисади язның иң төп вакыйгасына зур кызыксынуын билгеләргә кирәк. Генераль мәгълүмати партнер ТАСС мәгълүмати агентлыгы, Russia Today халыкара мәгълүмати партнеры, РБК Татарстан стратегик мәгълүмати партнеры, Эксперт Татарстан региональ мәгълүмати партнеры булып торды. “Реальное время” интернет-газетасының студиясе эшләде. 250дән артык басма һәм интернет басмалары вәкилләре регистрацияләнде.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: