Татарстан башкаласында Россия регионнарының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән төп аралашу мәйданы булган “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” халыкара икътисади саммиты узды.
Бер вакытта берничә мәйданда ислам финанслары үсеше, хәләл өлкәсе турында сөйләштеләр, ИХО илләренең Яшь дипломатлар конференциясе, түгәрәк өстәлләр һәм панель дискуссияләр узды. Ислам икътисады өчен традицион темалар белән бергә ИТ-өлкә һәм башка темалар каралды.
Саммит кысаларында 19 майда Инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыклар эшчәнлегенең эффективлыгын арттыру буенча Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгының эшлекле группасы утырышы узды. Ул Россия регионнарының Инвестицион үсеш агентлыкларының эшчәнлеген үстерү һәм дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә хезмәттәшлек процессларын җиңеләйтү белән шөгелләнә. Утырышта бөтен Россиядән үсеш корпорацияләре һәм агентлыклар, төп федераль үсеш институтлары, федераль һәм региональ дәүләт хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Утырышта спикерлар Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгының дәүләт-хосусый партнерлык һәм инвестицион сәясәт департаменты директоры Владислав Бармичев, Бөтендөнья инвестицион үсеш агентлыклары җитәкчесе (WAIPA) Бостьян Скалар, “Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе” идарәсенең рәисе Сергей Беляков, “Самара өлкәсенең Үсеш корпорациясе” ААҖ Генераль директоры Андрей Новиков булдылар.
“Уфада машини юлын төзү буенча дәүләт-хосусый партнерлык проектлары буенча конкурсларны үткәрмәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән уңай булмаган фон инвесторларны шундый проектларда катнашу куркыта. Моның турында “Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе” идарәсенең рәисе Сергей Беляков белдерде.
Утырышта доклад белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.
“Регионнарда шундый очрашулар катнашучыларга регионның үсешен күрсәтергә, агентлыклар һәм үсеш институтларының эш нәтиҗәләре турында сөйләшергә, тәҗрибә белән алмашырга һәм моның белән бер беребезне илнең инвестицион үсешенә ярдәм итергә мөмкинлек бирә, - дип Талия Миңнуллина билгеләде. – Икенче ел дәвамында Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәленең Милли рейтингында лидер урынын ала. Без үзебез тәҗрибә белән алмашаалабыз һәм башкалардан өйрәнәбез”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: