Талия Миңнуллина бөтен дөнья татарларын республикага инвестицияләргә чакырды

2017 елның 5 августы, шимбә

Талия Миңнуллина бөтен дөнья татарларын республикага инвестицияләргә чакырды

 

4 августта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Бөтендөнья татарлар конгрессының VI корылтае делегатларына инвестицион потенциалын презентацияләде.

Үз чыгышында Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион климат рейтингында өч ел буе беренче урынны алу, Россия регионнары арасында эшлекле кунакчыллык буенча лидер булуы турында әйтте. Аның сүзләре буенча төп капиталга иң зур инвесторлар Төркия, Германия, АКШ, Франция булып тора. Ford  компаниясе республика территориясендә үз җитештерүенә 500 млн. Артык доллар кертте, шул ук күләмдә Kastamonu компаниясе кертте.

Агентлык җитәкчесе төрле илләрдән инвестицияләр дәрәҗәсенә татар диаспорының тәэсире тикшеренүенең нәтиҗәләрен күрсәтте: иң зур инвестор-дәүләтләрендә күп татарлар яшәми.

“Татарлар аз булган илләрдән инвестицияләр күбрәк килә. Мәсәлән, Германиядә 2 мең татар яши, АКШда – 4 мең. Ә татарлар күп яшәгән илләрдә – Үзбәкстан (318 мең татар), Казакъстан (280 мең кеше) киресенчә. Әлеге илләрдән проектлар юк”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Чара көннәрендә Корылтай делегатлары өчен Татарстанның сәнәгый, туристик, спорт һәм мәгариф потенциалы күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы юбилейлы "Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit” Халыкара саммитын презентацияли һәм анда катнашырга чакыра.

“Татарстан диаспоралар белән тыгыз бәйләнешкә ярдәм итә: бу Президент һәм хөкүмәт әгъзалары белән  чит ил сәфәрләрендә регуляр очрашулар, безнең ватандашларыбызны татар телендәге әдәбият белән тәэмин итү һ.б. Без Татарстанга инвесторларны җәлеп итү максатында әлеге элемтә каналын куллану өстендә эшлибез”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

 

Белешмә

2017 елның 2-6 августында Казанда Бөтендөнья татарлар конгрессының VI корылтае уза. Аның эшендә РФның 73 регионыннан һәм 41 илдән 1000 делегат һәм кунаклар, 130 журналист катнашуы көтелә.

VI корылтае Бөтендөнья татарлар конгрессының 25 еллыгы вакытында уза. Ул 1992 елда Татарстан Республикасының Президенты карары буенча чакырылды һәм һәр биш елда җыелды.

Хәзерге көнгә Бөтендөнья татарлар конгрессы 68 регионнан һәм чит илләрдән 476 татар җәмгыяви оешманы берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International