Измир ярминкәсе: санкцияләрне кире кагу юлында

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Измир ярминкәсе: санкцияләрне кире кагу юлында

 

Санкцияләрне кире кагу һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгыту артыннан Россия Халыкара Измир ярминкәсенең партнерына әйләнә. Якын эшлекле контактлар һәм бердәм мәдәни үзенчәлекләре булган Татарстан гадәт буенча Измир чарасының төп катнашучысы булачак, күргәзмәдә ул инвестицион һәм сәнәгый потенциалы экспозициясен күрсәтәчәк.

Халыкара Измир сәүдә күргәзмәсе – сәнәгый һәм куллану товарлар ярминкәсе Төркиядә иң зурларның берсе булып санала. Аның тарихы 1934 елда башлана, бу елда аңа 86 яшь тула! Күргәзмәнең статусы  - Халыкара ярминкәләр берләшмәсе әгъзасы, 1948 елдан Бөтендөнья күзгәзмә индустрия ассоциациясе әгъзасы.

Кабул итүче як гадәт буенча Измир Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Төркия сәүдә министрлыгы булып тора. Ярминкәне оештыручысы чит ил инвесторларын җәлеп итү, чит ил оешмалар арасында югары эффективлы мөнәсәбәтләрне урнаштыру, шулай ук Төркиянең башка илләрдә инвестицион проектларны тормышка ашыруда ктанашу, бердәм эшханәләрне оештыру һәм халыкара сәүдәне үстерү максат итеп куя.

Ярминкәдә сәламәтлек саклау һәм медицина, органик авыл хуҗалыгы, көнкүреш җиһаз, машина сәнәгате, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасы, химия һәм нефтехимия индустриясе, су транспорты өлкәләреннән иң уңышлы компанияләр катнаша.

Чара программасына кысаларында рәсми дәрәҗәдә очрашуларны үткәрү керә.

Инновацияләр һәм энергия Россия һәм Төркияне якынлаштыра

2017 елның маенда иң югары дәрәҗәдәге Россия-Төркия сөйләшүләре нәтиҗәсендә Россия Президенты Владимир Путин билгеләде: “Без Төркияне иң мөһим партнер буларак саныйбыз. Иң югары дәрәҗәдә интенсив сәяси диалог тотырга ният бар”. 3 айдан соң Россия Төркиядә иң зур халыкара күргәзмәсендә төп партнер булып тора, күргәзмә 18 августта эшли башлачак һәм «Инновацияләр. Энергия» слоганы астында Kulturpark  Халыкара Күргәзмә үзәгендә 11 ел дәвамында үтәчәк.

Ачык һәм пленар сессиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Энергетика министры Александр Новак, Төркиянең Икътисад министры Н. Зейбекчи, Төркиянең Фән, сәнәгать һәм технологияләр министры Ф. Озлю катнашачак.

Татарстан Республикасының Президенты белән бергә Измир күргәзмә-ярминкәсенә Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина киләчәк.

Халыкара күргәзмә алдыннан 17 августта Татарстан-Төркия эшлекле форумы узачак, аның барышында Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы презентациясен уздырачак, шулай ук икеяклы очрашуларда катнашачак.

Ярминкәнең эшлекле өлешендә Россия һәм Төркия компанияләренең презентациясе көтелә, Татарстаннан “КАМАЗ” ААҖ, “Сетевая компания” ААҖ, “Чаллы” Индустриаль паркы, республиканың машина кластеры, “Алабуга” һәм “Иннополис” махсус икътисади зоналар вәкилләре катнашачак.

Берничә сессия энергетик партнерлык, сәүдә-икътисади өлкәдә Россия-Төркия хезмәттәшлегенең яңа этаплары, сәнәгый һәм инвестицион аралашу перспективаларына багышланачак.

Россия Федерациясенең экспозициясе кысаларында Татарстан Республикасының стенды булачак: бу Invest in Tatarstan һәм Made in Tatarstan брендлары, Татарстан эшханәләре һәм инфраструктурасы, спорт казанышлары һәм туристик мөмкинлекләр презентациясе, В2В очрашулары һәм сөйләшүләр өчен зоналар.

Экспозициядән “буш куллар” белән китә алмыйлар: мәгълүмат материаллары һәм презентацияләрдән башка һәр катнашучы Татарстан символлары – чәк-чәк, түбәтәй, «Invest in Tatarstan» слоганы, нефть, ак барс белән селфи ясый алачаклар. Электрон почтага һәм Инстаграмга фотографияләрне җибәрергә мөмкинлек бар. Стендны Инвестицион үсеш агентлыгы оештырды.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләре буенча Ярминкәдә катнашу потенциаль булган партнерлар һәм инвесторлар белән туры контактларны урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк: “Измир чарасы 1,5 миллионнан артык кешене җыя, ярминкәдә 60 илдән 1000нән артык компания-экспонент катнаша. Татарстан, гадәт буенча, халыкара күргәзмәнең төп катнашучыларның берсе булып тора. Төрек Измиры – күп танылган кешеләрнең ватаны, алар арасында Франция премьер-министры Эдуар Балладур, миллиардер  Аристотель Сократ Онассис, Нобель лауреаты Йоргос Сеферис, FIBA Holding финанслар группасының хуҗасы Хусну Озиегин һәм башкалар. Татарстанга инвестицияләү өчен заманча миллиардерны эзләчәкбез”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International