ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан инновацион җитештерүләр өлкәсендә Франция һәм Россиянең аралашуында бәйләүче буын була ала дип Россиядәге Франция республикасы илчесе саный. Берманн ханым Татарстанга эшлекле визит белән килде.


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы УКСИҮТ резиденты - «ЗаряД» фабрикасы Европа кибетләренә хоккей кәшәкләрен китерәчәк. Моның турында компания генераль директоры Иван Савин белдерде.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Pozis Татарстан заводы медицина техникасы белән БГЭ Сәләмәтлек саклау министрлыгы кызыксына. ХФ-140 фармацевтик суыткычы һәм ММШ-200  инновацион суыткыч камерасы БГЭ Сәләмәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә Дубайда Arab Health-2018 күргәзмәсендә күрсәтелде.


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Февральдә «Камаз» автомобильләрне җитештерүен узган елга караганда 13%ка арттырыга планлаштыра. Елның икенче аена җитештерү планы - 3,25  мең берлек.


2
февраль, 2018 ел
җомга

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына Al Habtoor Group компаниясе делегациясе килде. Рәисе Халаф Аль Хабтур җитәкләгән холдинг вәкилләре бу көннәрдә Татарстанда визит белән торалар.

«Бегишево» аэропортының пассажирлар агымы 2017 елда 50%ка үсте. Барлыгы  587 775 пассажир аэропорттан үтте. Бөтен күләменең 88%  «Аэрофлот», S7 Airlines, «Победа» һәм Nordwind Airlines авиакомпанияләре тәэмин итте.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Узган ел эчендә Татарстанда  35,7 млн тонн нефть чыгарылган. Республиканың нефть, газ һәм химия комплексы оешмалары ел эчендә 1,2 трлн сумга продукция чыгардылар. Комплексның уртача җитештерүе кешегә 14,5 млн тәшкил итте.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Казаннан беренче тапкыр Кытайга йөк поезды китте. Кытай ягы нәтиҗәдә алдынгы Россия җитештерүчесе – Татарстан “Металл савыт-саба Кукмор заводы” ААҖ алюминий савыт-саба партиясен алачак. Экспортка кәстрүлләр, табалар һәм калай табалар җибәрелгән.


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Бурунди Республикасы җитәкчелеге дәүләт территориясендә Татарстан сәнәгый оешмаларның продукциясен импортында кызыксына. Моның турында Бурунди Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдуард Бизиман әфәнде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына визит барышында белдерде.


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда җитештерелгән Ford Sollers машиналары компания өчен 2017 елда экспорт базарларында сораулар буенча лидерлар булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International