Узган елда Татарстанда җитештерелгән Ford Kuga машиналарының сатулары 54% ка үсте. Ford Explorer сатулары 65%ка үсте.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына аким Крымбек Кушербаев җитәкләгән Казакъстанның Кызыл орда өлкәсе делегациясе килде.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бу көннәрдә Мәскәүдә үтүче Гайдар форумында катнашты.
“Махсус икътисади зоналар” АҖ Татарстан Республикасына “Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис”ның 100% акциясен күчерде. Татарстанга “Махсус икътисади зоналар” АҖдан якынча 32 млрд. сумга 32 млн. акция бирелде.
Татарстан җитештерүчесе “Россия сыйфаты” программасының дипломанты булды һәм хәзер үз продукцияне билгеләү өчен бөтенфедераль билгене куллана ала.
2017 елда “Камаз”да машиналар җитештерүенең үсеше 12% тәшкил итте.Барлыгы 39 525 техника чыгарылды.
Татарстанда җитештерелгән машиналарга сорауның үсүе аркасында “Алабуга” МИЗда өстәмә смена кертелә. Бу 2018 елда Россия машиналар базарын күтәрү өметләре белән дә бәйләнгән.
Казанда республиканың премьер-министры Алексей Песошин катнашуы белән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе үтте. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Агентлык өчен мөһим вакыйгалар арасында Татарстанда Россия өчен беренче Schneider Electric тикшеренү үзәген ачу 224-ФЗ буенча ДХП кысаларында беренче проект - «Аква-Регион» компаниясенең спорт комплексын башлап җибәрү булып тора.