ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы иҗтимагый-икътисади табышлар китерәчәк секторларга инвестицияләрне кертүдә казанышлар өчен БМО Премиясенә лаек булды.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Кытай һәм Татарстан Республикасының үзара кызыксынуы тиз үсә. Бүген 2018 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Paiger (HK) Industrial Co., Ltd Кытай корпорациясенең делегациясе белән сөйләшүләр узды.


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында регионара хезәттәшлек Беренче Форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ташкент өлкәсе Хокимияте сәүдә-икътисади, фәнни-техник, иҗтимагый һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне башкару турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 17-18 октябрендә Татарстан башкаласында «Finnish Business goes Kazan 2018» эшлекле форумы узды. Россия һәм фин компанияләрнең 400 вәкиле форумда катнашты, аның тантаналы ачышы «Корстон» мәйданында узды.


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Юл 2018» Махсуслаштырылган күргәзмәсе үтә.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе составында эшлекле визит белән Тунис Республикасына килде.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Франциядә Эвианда G-20Y Summit тәмамланды. Саммитта гадәт буенча бөтендөнья иң зур икътисадлар җитәкчеләре катнаштылар. Россиядән ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

Бүген 2018 елның 17 октябрендә Кьензянг провинциясенең Халык комитеты рәисе Фам Ву Хонг җитәкләгән Вьетнам делегациясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына килде.

Аким Даниал Ахметов җитәкләгән Казакъстан Республикасының Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе делегациясе Татарстанның инвестицион климаты белән танышты һәм регионара хезмәттәшлек үсеше юнәлешләрен билгеләде.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген 2018 елның 15 октябрендә Ху Янчжун генераль директоры җитәкләгән Hikvision Digital Technology Co. Ltd. корпорациясе җитәкчелеге Татарстанга визит белән килде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International