Февральдә «Камаз» автомобильләрне җитештерүен узган елга караганда 13%ка арттырыга планлаштыра. Елның икенче аена җитештерү планы - 3,25 мең берлек.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына Al Habtoor Group компаниясе делегациясе килде. Рәисе Халаф Аль Хабтур җитәкләгән холдинг вәкилләре бу көннәрдә Татарстанда визит белән торалар.
«Бегишево» аэропортының пассажирлар агымы 2017 елда 50%ка үсте. Барлыгы 587 775 пассажир аэропорттан үтте. Бөтен күләменең 88% «Аэрофлот», S7 Airlines, «Победа» һәм Nordwind Airlines авиакомпанияләре тәэмин итте.
Узган ел эчендә Татарстанда 35,7 млн тонн нефть чыгарылган. Республиканың нефть, газ һәм химия комплексы оешмалары ел эчендә 1,2 трлн сумга продукция чыгардылар. Комплексның уртача җитештерүе кешегә 14,5 млн тәшкил итте.
Казаннан беренче тапкыр Кытайга йөк поезды китте. Кытай ягы нәтиҗәдә алдынгы Россия җитештерүчесе – Татарстан “Металл савыт-саба Кукмор заводы” ААҖ алюминий савыт-саба партиясен алачак. Экспортка кәстрүлләр, табалар һәм калай табалар җибәрелгән.
Бурунди Республикасы җитәкчелеге дәүләт территориясендә Татарстан сәнәгый оешмаларның продукциясен импортында кызыксына. Моның турында Бурунди Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдуард Бизиман әфәнде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына визит барышында белдерде.
Татарстанда җитештерелгән Ford Sollers машиналары компания өчен 2017 елда экспорт базарларында сораулар буенча лидерлар булып тора.
Узган елда Татарстанда җитештерелгән Ford Kuga машиналарының сатулары 54% ка үсте. Ford Explorer сатулары 65%ка үсте.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына аким Крымбек Кушербаев җитәкләгән Казакъстанның Кызыл орда өлкәсе делегациясе килде.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бу көннәрдә Мәскәүдә үтүче Гайдар форумында катнашты.