Татарстан Республикасы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен регион эчендә дә, төбәкара хезмәттәшлектә дә ДХП механизмын актив куллана. ДХП үсеше дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы нигезендә 2020-2021 елларда Татарстан Республикасы 67 нче урыннан 6 нчы урынга, 2022 елда инде 4 нче урынга күтәрелде. 2023 ел нәтиҗәләре буенча республика 10 нчы урынны алды, ә норматив-институциональ мохит торышын бәяләү буенча Татарстан өченче урынны алды. Мондый сикереш Агентлык хезмәткәрләренең тырышып эшләве белән аңлатыла. Ел саен дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү бүлеге башлыгы Татарстан муниципаль районнарындагы инвестиция вәкилләре өчен дәүләти-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык механизмы белән эшләү буенча онлайн һәм күчмә укулар үткәрә, аерым алганда, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә офсет контрактлары, концессион килешүләр төзү тәртибе турында сөйли. Шулай ук югарыда әйтелгән мәсьәләләр буенча район һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраша. Моннан тыш, Талия Миңнуллина рәислегендә ДХП буенча ведомствоара эш төркеме уңышлы эшли.
Дәүләти-хосусый партнерлык буенча ел саен уздырыла торган тармакара форум уңышның бер өлеше булып тора. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Дәүләти-хосусый партнерлыкның Милли үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Форумның максаты - инвестицияләр җитешсезлеген бетерү өчен икътисадка хосусый инвесторларның акчаларын җәлеп итүне популярлаштыру.
Кызыклы факт: Россиядә муниципаль-хосусый партнерлык принцибы буенча, ягъни 224-ФЗ буенча гамәлгә ашырыла торган беренче проект Татарстанда гамәлгә ашырылды. Федераль Закон биш ел дәвамында тикшерелде һәм кабул ителде, ул кабул ителгән вакытка куелган бурычларны хәл итүнең актуальлеге кимеде, бу аны камилләштерү кирәклеге турында сөйли.
Узган форумнар турында:
1. Дата: 2017 елның 13-14 ноябре
Урын: Универсиада Авылы территориясендә урнашкан Халыкара мәгълүмат үзәге
Катнашучылар саны: Россиянең 4 иленнән һәм 17 төбәгеннән 350 кеше.
Чараның төп темасы: регионнарның инфраструктура проектларын дәүләти-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып гамәлгә ашыру.
2. Дата: 2018 елның 7 ноябре
Урын: «Казан Арена» стадионы
Чараның төп темасы: «Спорт индустриясенә инвестицияләр»
Катнашучылар саны: Россиянең 26 төбәгеннән 400 кеше.
Чара Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәмендә узды.
Тулырак: https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/1324954.htm
3. Дата: 2019 елның 28 октябре
Урын: Kazan Palace by Tasigo
Катнашучылар саны: Россиянең 15 төбәгеннән, БДБ илләреннән, шулай ук Көньяк Кореядән 250дән артык кеше.
Чараның төп темасы: «Сәламәтлек саклауга Инвестицияләр/INVEST IN HEALTH»
Тулырак: https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/1596806.htm
4. Дата: 2020 елның 8 декабре
Урын: онлайн формат
Катнашучылар саны: 240 тан артык кеше
Чараның төп темасы: ДХП законнары
Тулырак: https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/1884873.htm
5. Дата: 2022 елның 23 ноябре
Урын: Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк
Катнашучылар саны: Россиянең 34 төбәгеннән вәкилләр. Форумга бөтен Россиядән 400 гә якын эксперт теркәлде һәм катнашты.
Чараның төп темасы: социаль юнәлештәге 5 өлкәдә ДХП проектларын гамәлгә ашыру турында 9 эшлекле панельле дискуссия, бизнес һәм дәүләт хезмәттәшлеге механизмнарын яклау чаралары турында сессияләр, шулай ук Идел буе федераль округы эше йомгаклары турында пленар утырышлар һәм форумда катнашкан Россия Федерациясенең 34 субъекты проектларын гамәлгә ашыруның уңышлы мисаллары.
Тулырак: https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/2143796.htm
6. Дата: 2023 елның 27-28 ноябре
Урын: Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк
Катнашучылар саны: Россиянең 36 төбәгеннән вәкилләр. Форумга бөтен Россиядән 600дән артык катнашучы теркәлде һәм катнашты.
Чараның төп темасы: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында 11 эшлекле тармак панель дискуссияләре, бизнес һәм дәүләт хезмәттәшлеге механизмнарын яклау чаралары турында сессияләр, регионнарда һәм төрле өлкәләрдә ДХП проектларын гамәлгә ашыру турында пленар утырыш, шулай ук үзәкләштерелгән укыту йомгаклары буенча яңа заманча проектларны тәкъдир итү белән Роуд-шоу.
Тулырак: https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/2257369.htm
7. Дата: 2024 елның 19-20 августы
Урын: Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк
Катнашучылар саны: илнең 21 төбәгеннән вәкилләр. Форумга бөтен Россиядән 372 катнашучы теркәлгән һәм катнашкан.
Чараның төп темасы: «ТКХ өлкәсендә ДХП», «ДХПга каршы дәүләт сатып алулары», «ДХП аша социаль объектлар», «Уңышлы ДХП кушылмасы буларак гавами инициатива», «Офсет контрактлары потенциалы».
Тулырак: https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/2335714.htm