Бөтенроссия индустриаль парклар форумы

2018 елның 23 ноябре, җомга

Татарстан башкаласында Бөтенроссия индустриаль парклар форумы тәмамланды. Технопаркта форумда дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, индустриаль парклардагы идарә компанияләр җитәкчеләре, компанияләр-резидентлар, чит ил инвесторлары һәм экспертланы җыйды. Барлыгы 28 илдән, 14 регионнан 200 кеше катнашты.

«Татарстан Республикасында яхшы инвестицион тирәлек булдырылды. Бизнесны алып бару өчен без инвесторларга бөтен булган мәйданнарны тәкъдим итәбез: махсус икътисади зоналар, технопарклар, сәнәгый мәйданнар. Татарстанда күп төрле муниципаль һәм хосусый парклар бар. Резидентларга йортлар төзелеше һәм җиһазны сатып алуга процент ставкасы киметелә. Форумда инвестицион инфраструктура һәм аның резидентларына ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләштеләр», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Төп темалар арасында:

  • Индустриаль паркларның инвестицион потенциалын арттыру
  • Үсеш перспективалары
  • ункцияләүнең юридик аспектлары
  • Объектларга, инновацион инфраструктурага һәм аларның резидентларына дәүләт ярдәмен күрсәтү
  • Энергетик тирәлек, сәнәгый төзелеш, индустриаль парклар үсешендә яңа технологияләр.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре форум экспертлары булып чыгыш ясадылар.

Форум нәтиҗәсендә индустриаль парклар белән килешүләргә кул куелды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International