Татарстан-Карелия: яңа базарларга уртак проектлар аша

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков Татарстан Республикасы белән проектларны гамәлгә ашырырга әзер. Артур Олегович регионнарның сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлеген ныгыту максаты белән эш визиты белән Казанга килде, анда, беренче чиратта, республиканың инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади эшчәнлеген һәм инвестицион климатын бәяләде.

Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән сөйләшүләр вакытында Артур Парфенчиков уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстанның өстенлекләрен билгеләп үтте. Карелия, үз чиратында, Татарстан өчен Төньяк Европа базарына чыгу мәйданчыгы буларак зур кызыксыну уята.

«Безнең төбәкләр арасында үзара файдалы ныклы элемтәләр урнаштырылган. Хәзер безнең бурыч – Карелия һәм Татарстан предприятиеләре арасында товар китерү күләмнәрен арттыру, шулай ук яңа төр продукция чыгаруны үзләштерү буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру. Транспорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә хезмәттәшлек перспектив булып кала», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

2014 елдан Татарстан Республикасы һәм Карелиянең үзара хезмәттәшлеге ныгый барды. Республикалар арасында үзара хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру кысаларында товар әйләнеше өч тапкырга артты һәм 1,5 млрд. сум тәшкил итте. Агымдагы елның февралендә Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында республика башлыклары 2021 елга кадәр төбәкара Килешүне гамәлгә ашыру буенча уртак чаралар Планын имзаладылар.

«Татарстанның икътисадый һәм инвестицион үсеше презентациясен уздырганнан соң Карелия Икътисадый үсеш министрлыгына инвестицион эшчәнлек алып баручы аерым башкарма хакимият органы булдыру буенча төбәк тәҗрибәсен өйрәнергә кушты. Мондый идарәнең эше нәтиҗәләргә йогынты ясар дип уйлыйм. Татарстан үрнәге тагын да ышанычлырак.

ИТ-паркта төбәк хезмәтләре платформа эше турында мәгълүмат алдылар, ул дәүләт хезмәтләре порталына караганда халык ихтыяҗына җайлаштырылган. Кешеләр аңа күнеккән – гамәли сервислар кулланалар. Мисал: «Халык контроле» функциясе проблемалар турында оператив рәвештә хәбәр итәргә, ә хакимият аларга җавап бирергә мөмкинлек бирә. Әлеге тәҗрибәне Карелиядә куллану мөмкинлеген карарбыз.

«Эйдос» робототехника һәм медицина симуляторлары үзәгендә булганнан соң Карелиядә перинаталь үзәк һәм медицина көллияте базасында табиблар һәм медперсоналның белемнәрен тикшерү өчен яңа симуляцион үзәкләр булдыру, шулай ук ПетрГУда мондый үзәкне модернизацияләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар», – дип уртаклашты Артур Парфенчиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International