«SKAZ.KA» Беренче милли мультимәдәни фестивале

2019 елның 13 августы, сишәмбе

21 сентябрьдә «Татнефть Арена» боз сараенда беренче тапкыр SKAZ.KA милли мультимәдәни фестивале узачак.

Фестиваль киң аудиториягә исәпләнгән, бу шулай ук исемендә дә чагылыш тапкан – SKAZ.KA балалар өчен, SKAZ.KA өлкәннәр өчен, SKAZ.KA барлык өчен!

Хәзерге заманның төп трендларын һәм тәҗрибәсен берләштереп, фестиваль мәйданчыгында музыка, спорт һәм мәдәният очрашачак. Фестиваль кунакларын бай эчтәлекле, төрле планлы программа һәм музыка көтә!

Фестиваль төрле яшьтәге һәм социаль статустагы 50 меңнән артык кешене берләштерер, аларга яңа дөнья ачар һәм чын әкият бүләк итәр дип көтелә. Татарстан, күпмилләтле һәм мультимәдәни республика буларак, иҗатның төрле төрләрен берләштерү мәйданчыгы булачак.

Фестивальдә катнашучыларның беренче исемнәре билгеле булды: утыз елдан артык тамашачыны кабызучы «Чайф» төркеме, үз төркеме белән рус фолк кызы – Пелагея, Петербург альтернатив рокның төп геройлары – «Animal ДжаZ». SKAZ.KA фестиваль сәхнәсендә шулай ук җырлыйлар: рок һәм рэп үз трекларында оста яраштыручы Noize MC һәм уникаль стильле The Hatters.

Моннан тыш, тамашачыларны урам биюләре һәм битлары, шулай ук яшь буынга якын кунаклар атмосферасы белән тулган  SKAZ.KA SPORT уникаль зонасы көтә. Спорт зонасы кысаларында урам спорт төрләре фестивале: бөтен дөнья командалары, шулай ук футбол йолдызлары катнашкан урам футболы буенча ярыш узачак.

Һәр әкиятнең үз тылсымлы герое булырга тиеш. Шүрәле урманының рухы татар мифологиясеннән, фестивальне әкият рухына күмеп, республиканың яңа барлыкка килгән музыкаль тарихының шаһиты булу өчен килгән мифик җанга әверелде.

Фестивальгә керү түләүсез. www.skazka.tatar сайтын күзәтеп барыгыз.

Тамашачыларны бик күп сюрпризлар һәм күңелле ачышлар көтә. Шулай итеп, фестиваль кысаларында «Йоклаучы чибәркәй төшләре» иммерсив тамашасы – заманча балет һәм сәхнәдә реаль вакыт режимында өч үлчәмле проекцияләр комбинациясе оештырылачак. EDM (Electronic Dance Music) музыкаль юнәлешенең көчле йогынтысы белән яңа куелыш П.И. Чайковский балетына мөрәҗәгать итә. Төп рольләрне дөнья балеты йолдызлары Диана Вишнева һәм Марсель Гомес башкарачак. Шоу 25 сентябрьдә «Татнефть Арена» территориясендә узачак, билетларны шәһәр кассаларында сатып алырга мөмкин.

«Фестиваль эшчәнлеген үстерү – дәүләт мәдәни сәясәтенең төп бурычларының берсе. «Татарстан 2030» үсеш стратегиясенең дәвамы буларак, 5 елда SKAZ.KA Россиянең иң зур музыкаль фестивале булырга һәм Европаның төп музыка фестивальләре исемлегендә әйдәп баручы урынны алырга вәгъдә итә. Фестиваль республика мәдәниятен популярлаштыру һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр ачып, регионның эшчәнлек өлкәсен киңәйтүгә этәргеч бирәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International