Татарстанда Halal Life Style хәләл яшәү рәвеше концепциясен үстерү һәм популярлаштыру буенча программалар эшли башлый

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

25 декабрьдә 15: 30 сәгатьтә Казан технопаркында «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган хәләл яшәү рәвеше концепциясен (Halal Life Style) үстерү һәм популярлаштыру буенча чаралар планы («Юл картасы») кысаларында «Хәләл туризм» программасын башлап җибәрә.

Чаралар комплексы «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге нигезендә гамәлгә ашырыла, аны 2014 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. «Юл картасы» хәләл туризм, хәләл җитештерү, мода, финанслар, IT һәм медиа өлкәләренә кагыла.

«Хәләл туризм» программасын тормышка ашыруның беренче этабы – безнең регион санаторийларын хәләл стандартларына туры килү-килмәүгә сертификацияләүне башлап җибәрү, шулай ук гражданнарны хәләл өлкәсендәге чараларда halallifestyle.ru махсус сайт аша катнашырга онлайн-җәлеп итү.

Сөйләшүгә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының мөселманнары Дин идарәсе рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан мөселманнарының Дин идарәсе каршындагы «Хәләл» стандарт комитеты рәисе Ирек Җиһаншин; доцент, юридик фәннәр кандидаты, хәзерге заман граждан һәм ислам хокукларының үзара бәйләнешен тикшерү буенча фәнни төркем җитәкчесе Илсур Салихов; Татарстан Республикасы Галимнәр советының баш гыйльми секретаре Ришат Хәмидуллин; «Туган авылым» ресторан комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов чакырылган.

«Татарстан хәләл индустриясен үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген «хәләл» төшенчәсе – ислам тарафдарлары өчен стандарт кына түгел, дөньяви җәмгыятьләрдә продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты да. Биредә икътисадның барлык секторлары да диярлек тәкъдим ителгән. «Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» халыкара икътисадый саммиты кысаларында үткәрелә торган Russia Halal Expo күргәзмәсе кысаларында Хәләл сегмент потенциалын презентацияләүне уздырабыз. Һәм бүген без индустрияне үстерү, Татарстан һәм бөтен ил халкын хәләл яшәү рәвешенә җәлеп итү, мөселманнарның туристик агымын арттыру һәм хәләл Татарстан брендларын популярлаштыру юлында яңа адым ясыйбыз», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International