Мәскәү регионына визит кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәү өлкәсенең төзелешкә ярдәм итү үзәгендә инвесторлар белән ничек эшләүләрен өйрәнде.
Үзәк стадионның бердәм мәйданында 12 хакимият органы һәм 11 оешма вәкилләре эшли, биредә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча барлык карарлар кабул ителә.
Мәскәү өлкәсенең торак сәясәте министры Инна Федотова персональ менеджерның нинди функцияләр башкаруы, озатуында нинди проектлар булуы, төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен күпме вакыт кирәклеге турында сөйләде.
«Бу бик кызыклы тәҗрибә. Татарстан төрле юнәлештәге актив инвестицион эшчәнлек алып бара. Безнең төзелеш тармагы да үсеш алган. Төзелеш материалларының һәм төзелеш техникасының сәнәгать җитештерүен үстерү өчен дә, яңа торак, коммерция күчемсез милек һәм инфраструктура объектларын төзү өчен дә потенциал бар», - дип Талия Миңнуллина билгеләде.