Финанс кризисыннан ничек чыгарга? Федераль экспертлар җавап бирә

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Бизнесны саклау һәм яңа инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча стратегик юнәлешләрне эшләү һәм яңа инвестицион проектларны тормышка ашыру максатында 26 майда 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы BGP Litigation Россиянең әйдәп баручы юридик компанияләренең берсе белән берлектә «Яңа икътисади шартларда предприятиеләрне финанс ягыннан савыктыру мөмкинлекләре» темасына вебинар үткәрә.

Агымдагы реальләрдә бизнес алып баруның гамәли сорауларына хокук өлкәсендә федераль экспертлар җавап бирәчәк. Алар арасында: Антон Помазан (адвокат, BGP Litigation), Михаил Славков (инвестицион эксперт, MBA Мичиган университеты), Владимир Русаков (Ernst&Young реструктуризацияләү төркеме).

Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлү: https://bgplaw.com/events/vebinar-vozmozhnosti-finansovogo-ozdorovleniya-predpriyatiy-v-novykh-ekonomicheskikh-usloviyakh

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International