Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Covid-19 коронавирус инфекциясенең ИХО (G-to-B) илләре икътисадына йогынтысы» темасына ИХО илләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән онлайн-интервью сериясен башлап җибәрде.
Быел Россия һәм Индонезия дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 70 ел тулуны билгеләп үтү сәбәпле, Индонезиянең Россиядәге Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән беренче интервью булды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Илчегә рәхмәт белдерде һәм илләр һәм регионнарның эшлекле мөнәсәбәтләре үсешенең мөһимлеген ассызыклады.
«Россия Индонезия белән төрле өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә, IT-технологияләр өлкәсендә килешүләр бар. Татарстан һәм Индонезияне ныклы дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Индонезиядән килгән күп студентлар Татарстанда төрле юнәлешләр буенча югары белем ала. Узган ел «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты кысаларында Индонезия халәл яшәү рәвеше үзәге һәм безнең агентлык арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Без хәләл яшәү рәвешен үстерергә һәм алга этәрергә, шулай ук үзара кызыксыну уятучы башка хезмәттәшлек юнәлешләрен үстерергә килештек. Хезмәттәшлекне ныгыту перспективалары күп», - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
«Бүген безгә бердәм эшләргә кирәк. Кешелекнең мондый җитди йогышлы авыруга каршы көрәштә җиңә алуы өчен без халыкара хезмәттәшлекне һәрьяклап активлаштырырга тиеш. Үз чиратыбызда, без ел ахырына кадәр Татарстан Республикасында кайбер проектларны гамәлгә ашырып булыр дип өметләнәбез», – дип җавап бирде Индонезия Илчесе.
ТР ИҮА башлыгы Татарстанның инвестицион сөйкемлелеге турында җентекләп сөйләде, бүгенге көндә республикада 100 сәнәгать паркы, регионның һәр икътисади секторы сыйфатлы белем бирү базасы белән тәэмин ителә, ә агентлык инвестицияләр, мәгариф һәм бизнес өлкәсендә Татарстан һәм чит илләр арасында үзенчәлекле индустриаль күпер булып тора, дип ассызыклады.
Әңгәмә кысаларында яклар Covid-19 коронавирус йогышы фонында илләрнең икътисадый үсеше, гамәлдәге шартларда бизнеска ярдәм итү буенча күрелә торган чаралар, аеруча кирәкле белгечлекләр һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Авыр вакыт булуга карамастан, Илләр COVID-19 икътисади нәтиҗәләренә каршы көрәш буенча стратегик якын килүдә тәҗрибә уртаклаша. Пандемиянең икътисади нәтиҗәләрен тормышка ашыруга Индонезия тулаем эчке продуктының 2,5% ын, Россия тулаем эчке продуктның 2,8% ын сарыф иткән.
Интервью сериясе 22 июньдә дәвам итәчәк: Тунис Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак Бен Салем белән без әлеге илнең яңа икътисадый чынбарлыктагы эшчәнлеге турында беләчәкбез. Кушылыгыз!