Казанда Верона икътисадый форумының I күчмә сессиясе

2021 елның 18 июне, җомга

Бүген Казан Ратушасында «Казанның һәм Татарстан Республикасының инновацион предприятиеләре һәм технологияләре» Верона Евразия икътисадый форумының I күчмә сессиясе ачылды. Әлеге чара Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә үткәрелде.

Россия һәм Италия Сәүдә-сәнәгать палаталары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, профильле бизнес-оешмалар вәкилләре сессиясенең төп темасы икътисадый һәм сәнәгать хезмәттәшлеге перспективасы булды.

Италиянең Россиядәге Илчесе Паскуале Терраччано форумда катнашучыларга Италия-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр белән эшләргә чакырды.

"Италия - ул зур эшкәртү икътисады һәм Европаның икенче икътисады. Безнең Татарстан белән хезмәттәшлек - cинергия үрнәге һәм бу бай ресурсларда безнең элемтәләрнең ничек үсә алуы үрнәге", - дип билгеләде Илче.

Шулай ук төбәкләр белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү турында мөһим фикерне «Познаем Евразию» Италия ассоциациясе президенты Антонио Фаллико белдерде.

"Акрынлап без пандемиядән чыгабыз, ул инде бер елдан артык безнең көндәлек һәм икътисади тормышыбызга нык тәэсир итә. Бүген без бергәләп килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләргә һәм бөтен кеше мәнфәгатьләрендә үсеш өстендә эшләргә тиеш. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек - пандемия белән бәйле кризисны торгызуның һәм җиңүнең төп элементларының берсе", - диде ул форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Фаллико шулай ук соңгы елларда Италия һәм Россия арасында товар әйләнеше күрсәткечләренә дә игътибар итте. Әйтик, 2020 елда, Россия таможнясы мәгълүматлары буенча, Италия-Россия товар әйләнеше 20,2 миллиард долларга җитте, бу 2019 ел белән чагыштырганда 19,88% ка кимрәк. Италиягә Россия экспорты – 10 миллиард доллар, Италия экспорты - 10,2 миллиард доллар тәшкил итте. Италия белән Татарстан арасында алмашу турындагы мәгълүматлар шул ук тенденцияне күрсәтә, дип билгеләп үтелде Антонио Фаллико докладында.

Аннары форумда, шулай ук, икътисад үсешен торгызу юллары һәм мөмкинлекләре һәм хәзерге контекстта икътисадый көн тәртибенең глобаль үзгәрешләрендә финанс оешмаларының роле турында фикер алыштылар.

Шул исәптән инвестицион мәйданчыклар, аерым алганда, «Алабуга» МИЗ, машина төзелеше, медицина өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре тәкъдир ителде.

Күчмә форумның әлеге сессиясен уздыру Татарстан Республикасы Президентының Италия-Россия сәүдә палатасы Рәисе Винченцо Трани белән очрашуында агымдагы елның апрелендә, Казанда «Делимобиль» автомобильләрен арендалау сервисын эшләтеп җибәрү тантанасына килгән килешүләрнең дәвамы булды.

Веронадагы XIV Евразия икътисадый форумы 2021 елның 28-29 октябрендә Италия, Россия һәм дистәләгән башка илләрдән эре компанияләр башлыклары катнашында узачак. Верона Евразия икътисадый форумының Казандагы күчмә сессиясе ел башыннан Россиядә дүртенче чара булды. Элегрәк очрашулар Мәскәү, Ростов-на-Дону һәм Томск шәһәрләрендә узды инде. Алар барысы да эшмәкәрләргә юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International