Татарстан Республикасының Инвестицион советы: 4,8 млрд сумга 6 проект

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Утырыш кысаларында алты инвестпроект каралды.

«Бүгенге утырыш яхшы узды, инвестицияләрнең гомуми күләме 1654 яңа эш урыны булдырып, 4,8 млрд сум тәшкил итте. Бүген тәкъдим ителгән проектларның һәрберсе икътисадның төрле өлкәләренә: мәгариф, логистика, төзелеш һәм машина төзелеше ихтыяҗларына җавап бирә», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Шулай ук Агентлык башлыгы Инвестицион советта тәкъдим ителгән проектларның мөһимлеген билгеләп үтте, «хәзерге вакытта Татарстанда бер генә лифт җиһазын җитештерү юк, Совет тарафыннан хупланган проектларның берсе - без бу ихтыяҗны регионга ябабыз», - диде. Аерым алганда, «Регионлифтмаш» ҖЧҖ Яшел Үзән районында лифт җиһазлары җитештерү буенча завод төзергә планлаштыра. Компаниянең бу өлкәдә 20 елдан артык тәҗрибәсе бар. Проект кысаларында 100 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Татарстанның «Дискавер Софт» ИТ-компаниясе 180 млн. сумлык инвестицияләр күләме белән Round мобиль кушымтасы проектын тәкъдим итте. Күңел ачу - белем бирү системасы һәм челленджлар нигезендә кушымта яшүсмерләргә булачак һөнәрне билгеләргә ярдәм итә. "Укучы үз эшен сайлаган юнәлеш буенча куя, аларның саны 40ка якын, аның буенча кире элемтә ала (лайклар, комментарийлар), шулай ук үзен төрле юнәлешләрдә дә сынап карый һәм төрле яклап үсеш ала», – дип билгеләп үтте компания вәкиле. Шулай ук эшләүчеләр мәктәп укучылары арасында профориентация буенча Round республика конкурсын да кушымта аша үткәрергә тәкъдим иттеләр.

«Туры инвестицияләр фонды» ҖЧҖ Яшел Үзән районы территориясендә яңа индустриаль парк проектын тәкъдим итте. Мәйданчык төрле сәнәгать предприятиеләрен урнаштыру һәм склад биналарын төзекләндерү өчен билгеләнгән. "Без беренче М7 индустриаль паркын 2012 елда эшләтеп җибәрдек һәм бүгенге көндә ул тулысынча тулы, анда 50 резидент эшли, һәм шуңа бәйле рәвештә без бу паркның икенче чиратын эшләтеп җибәрү буенча проектны тәкъдир иттек, һәм 1,8 млрд сумга якын инвестицияләр җәлеп итүне көтәбез», – дип, утырыш нәтиҗәләре белән уртаклашты Фонд идарәчесе.

«РариТЭК-технологияләр» инвестпроекты Чаллы һәм Менделеевскида ПАГЗ җитештерү комплексын төзүне һәм ике база АГНКС төзүне күздә тота. Без ГАЗ автомобильләре ясыйбыз, инфраструктура булдырабыз – бу сервислар, заправкалар, газ-мотор техникасын кулланучыларның барысы да үзләрен тыныч хис итсен һәм Татарстанда үз автомобильләрен яңадан җиһазлый алсын өчен,-дип сөйләдеРариТЭК-технологияләр компаниясе директоры. Инвестицияләр якынча 370 млн сум тәшкил итте.

"Мегастрой" Яшел Үзән районында логистик бүлү үзәге төзелеше проектын тәкъдир итте. Яңа бүлү үзәге товар запаслары белән эшләү сыйфатын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк. "Инвестицияләр 50дән артык эш урыны булдырып, 1,5 млрд сум тәшкил итәчәк һәм әлеге үзәк төзелешенә 8 ай тирәсе акча бүлеп бирәбез», – дип уртаклашты журналистлар белән әңгәмәдә компания вәкиле.

«Транс Трейд» ТК шулай ук Яшел Үзән районында үз проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Компания пластик тәрәзәләр җитештерүне оештыру белән кызыксына. «Татарстан Россиянең беренче биш төбәгендә тора, шуңа күрә без бу тармакны алга таба тагын да нәтиҗәлерәк үстерү өчен бу өлкәдәге проектларга һәрвакыт ярдәм итәбез. Без төзедек, төзибез һәм тагын да күбрәк төзиячәкбез», – дип Талия Миңнуллина өстәде.

Инвестицион совет әгъзалары барлык проектларны да хуплады. Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларын, тармак министрларын инвесторларга ярдәм итәргә чакырды. "Бу - эш урыннары, инвестицияләр. Без аларга актив ярдәм итәргә тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International