Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте

2021 елның 8 октябре, җомга

формалаша. «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары, «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Химград»технополисы югары нәтиҗәлелекне күрсәтә.

«Без муниципаль сәнәгать мәйданчыкларыннан да тиешле нәтиҗә көтәбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика территориясендә 15 сәнәгать паркына кураторлык итә, аларның бер өлеше муниципаль районнарда яшәүчеләр өчен эш урыннары булдыру һәм тутыру буенча уңай нәтиҗәләр күрсәтә.

Агентлык башлыгы республиканың сәнәгать мәйданчыкларында яки АСИҮТта инвестицион проектларны гамәлгә ашыру «бер тәрәзә» тулы режимын кертү белән иң нәтиҗәлесе булачагын искә төшерә, ул вакытта сәнәгать парклары территорияләрен һәм анда керүче инвесторларны тулы озата бару белән бер ведомство – агентлык шөгыльләнәчәк.

Татарстан Президенты шулай ук билгеләде: "Хакимиятнең барлык органнары өчен уңай инвестицион климат булдыру, бизнеска административ басымны киметү өстенлекле булып кала бирә. Бизнесның шәхси мәсьәләләре белән шөгыльләнеп, без бөтен эшлекле мохит һәм икътисадның системалы проблемаларын хәл итәбез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International