Татарстан - амбицияләрне, теләкләрне һәм мөмкинлекләрне синхронлаштыру урыны. Бу хакта Босния һәм Герцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашуда белдерде. Босния һәм Герцеговина делегациясе республикага эшлекле визит белән килде.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән сәүдә, шулай ук туристлык мөнәсәбәтләрендә хезмәттәшлек итү буенча зур ниятләр турында белдерделәр.
«Ышанам ки, без мәгълүмат белән сыйфатлы алмаша алабыз, яңа чакыруларны кабул итәбез һәм яңа максатлар куябыз, үзара карарларга ирешәчәкбез. Босния һәм Герцеговинага кайтканнан соң, без, әлбәттә, бөтен мәгълүмат белән төбәк ведомстволары белән уртаклашачакбыз һәм Татарстан Республикасы белән товар әйләнешен һәм хезмәттәшлекне арттыру өстендә бергәләп эшләячәкбез», – дип өстәде Кошарац әфәнде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, үз чиратында, кунакларга Татарстанның Россия чикләрендә генә түгел, ә халыкара аренада да танылуы турында сөйләде: регионның җитештерү куәтләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлар, туристик җәлеп итүчәнлек һәм ил төбәкләре арасында иң яхшы инвестицион климат турында.
Босния һәм Герцеговинадан килгән коллегаларның визит максатларының берсе - киләчәктә Казан шәһәре халыкара аэропорты белән туры һава юллары булдыру. Россия-Босния мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм БиГ арасындагы хезмәттәшлекнең шушы һәм башка мәсьәләләре турында яклар Татарстан Президенты белән булачак очрашуда фикер алышачак.