Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Швейцариядә үткән «ЦУР Женева укулары: яңа чынбарлык шартларында көн тәртибе-2030ны тормышка ашыру» түгәрәк өстәлендә катнашты.
Талия Миңнуллина үз чыгышында Татарстанның икътисад сәясәтендә һәм халык белән эшләүдә регионның тотрыклы үсеше максатларын ничек күзаллавы турында сөйләде.
"Көн тәртибе-2030, моннан тыш, үз эченә «яшел» технологияләр һәм ESG-повесткалар да ала. Һәм монда шуны да искәртергә кирәк, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан ESG-повестка белән эшләү буенча Россиянең барлык төбәкләре арасында беренче урынны алды. Бу регион Хөкүмәтенең генә түгел, ә бу юнәлешләр буенча эчке эшләрне үстерүче компанияләрнең дә казанышы», – дип билгеләде Талия Миңнуллина үзенең докладында.
Әлеге сессиядә шулай ук БМОның Женевадагы генераль директоры Татьяна Валовая, Россия Федерациясенең БМО бүлекчәсе каршындагы даими вәкиле Геннадий Гатилов, шулай ук Россия икътисадый үсеш министрлыгының кайбер төбәк вәкилләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.