«Россия һәм БДБ полимерлары 2021» конгрессы

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген «Россия һәм БДБ полимерлары 2021» конгрессының беренче сессиясендә спикер булып чыгыш ясады. Ведомство башлыгы конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга дөнья трендлары, Россия полимерлар һәм полиэтиленнар базарында яңа чакырулар һәм тенденцияләр турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта башта бизнес һәм җәмгыятьнең төп темасы — сәламәтлек саклау. Медицина полимерлары өлкәсендә бүгенге көндә төп проблемалар дип медицина җайланмалары өчен катгый норматив-хокукый база атыйлар. Киләчәктә дөньякүләм медполимерлар базары күләме 28 млрд долларга җитәчәк, аның үсеш темпы 2028 елга кадәр ел саен 8% булачак, дип хәбәр итә экспертлар», - билгеләде үз докладында Талия Миңнуллина.

Агентлык җитәкчесе шулай ук Татарстан җитештерүчеләренең «Казаноргсинтез» (Россия базарында җитештерүдә 40%) һәм «Түбән Кама Нефтехим» кебек компанияләрнең полиэтилен җитештерүдә өлеше турында сөйләде.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Сибур, Газпромбанк һ.б. компанияләре вәкилләре чыгышларында шулай ук полимерлар һәм полиэтиленнарны эшкәртү, полипроленнар базары, Россия җитештерүчеләренең глобаль куркынычлардан һәм хезмәт җитештерүчәнлегеннән яклануы темасына да игътибар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International