2021 елда Инвесторлар клубының йомгаклау утырышы

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Инвесторлар өчен узып баручы пандемия елы нинди булды, эшкуарлар өчен нинди өлкәләр иң актуаль булды, сәнәгать һәм 5.0 индустрия кая алып бара – болар барысы Татарстан Республикасының Инвесторлар Клубының узган йомгаклау утырышында төп темалар булды.

Узып баручы елда Инвесторлар клубының иң зур чарасы Kazan Palace by TASIGO биш йолдызлы кунакханәсендә узды, ул быел ESG-повестка өлкәсендә икенче бүләк алды. Утырышта Татарстанның Инвесторлар клубы әгъзалары, республиканың эре предприятиеләре, дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетлар җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина утырышны сәламләү сүзе белән ачып җибәрде, анда кичә кунакларына Татарстан Инвесторлар клубы – тышкы шартларга карамастан, диалог өчен иң тотрыклы мәйданчык булуын искә төшерде.

"Дөньяда иң эре халыкара мәйданчык — Швейцариядә ел саен уза торган Давос форумы — янә күчерелде. Әмма безнең Инвесторлар клубы беркая да күчми, ул һәрвакыт үткәрелә, һәм бу Татарстанның катлаулы вакытта эшли белә торган тотрыклы территория булуын күрсәтә.

Татарстанның уңышка ирешүенең сере - беренче чиратта, кешеләрдә. Бу безнең Президентыбыз да, ул булдырган җитәкчелек системасы да. Ләкин регион территориясендә үз инвестпроектларын гамәлгә ашыру өчен көч, вакыт һәм ресурслар табучылар тагын да мөһимрәк.

Катлаулы икътисади көн тәртибе һәм җитди чикләүләр булуга карамастан, Татарстанга инвестиция кертемнәре арта бара. Бюджеттан тыш инвестицияләр - Агентлык күрсәткече буларак 13,4% ка арткан һәм 404,9 млрд сум тәшкил иткән. Аларның шактый өлеше - эшкәртү производстволары, транспортлау һәм саклау, авыл хуҗалыгы. 9 ай нәтиҗәләре буенча регионга чит ил катнашында 46 компания инвестицияләгән. Без алдан ук фаразладык - узган ел дәрәҗәсендә калу — һәм хәзер без бу планны үтәп кенә калмыйбыз, арттырып та үтибез, фаразлаулар буенча, ел ахырына төп капиталга инвестицияләр 660 млрд сум тәшкил итәчәк», – дип сөйләде Талия Миңнуллина.

Кичәнең төп спикеры Ирландиядән чакырылган кунак - Халыкара бизнес-эксперт Гарретт Джонсон булды. Үз чыгышында ул Россиядә бизнесны планлаштыруның мөһим темаларына тукталды, бәхетле кулланучы нинди булырга тиеш һәм эшмәкәрлекнең төрле өлкәләре өчен 5.0 индустриясенә күчү перспективасы ничек булырга мөмкинлеге турында сөйләде.

"Бәхетле кулланучы - ул реклама күргән, сылтама буенча күчкән, акцияләр һәм ташламалар турында белә торган кеше түгел. Бәхетле кулланучы сезнең продукциядән һәрвакыт файдалана, ул даими рәвештә белә, бөтен яңа продукция турында үзе, кибеткә килә һәм сатып алу белән китә. Сезнең товарлар экосистемасын булдырырга кирәк һәм сезнең продукттан файдалану тирәсендә тулы бер инфраструктура булдырырга кирәк. Әйтик, әгәр сез хоккей кәшәкәләре җитештерүче булсагыз, районда һәм төбәктә спортны үстерергә кирәк», – дип билгеләп үтте Джонсон әфәнде.

Татарстан Республикасының эре инвесторлары шулай ук клуб кунаклары алдында 2021 елда үз эшләренең нәтиҗәләре, киләсе елга тәкъдимнәр һәм планнар белән чыгыш ясадылар.

Fimako компанияләр төркеме инвесторы (компания пластик эшләнмәләр чыгара) Тавлы Мәлих әфәнде «Иннополис» МИЗ мәйданчыгында яңа инвестицион проект — роботлаштырылган һәм автоматлаштырылган системаларны кулланып пластмасса эшләнмәләрен инновацион җитештерү гамәлгә ашырыла башлаячагы турында сөйләде. KazanExpress маркертплейсы генераль директоры Линар Хөснуллин KazanExpress гади Казан компаниясе күләменнән артты, бүген алар бөтен ил буенча диярлек эшли, дип ассызыклады. 2022 елда компания планнарында - фулфилмент-үзәкне эшләтеп җибәрү, бу еллык заказлар күләмен 52 млн берәмлеккә, ә керем күләмен 36 млрд сумга кадәр арттырырга ярдәм итәчәк. Аннары «Джошкунуз Алабуга» генераль директоры Октем Эджевит чыгыш ясады. Предприятие җиңел һәм йөк-пассажир автомобильләре өчен металлдан штампланган детальләр җитештерү буенча специальләшә. Аның ике предприятиесе республика территориясендә эшли инде, 2022 елда алар «Иннополис» МИЗ территориясендә ачылачак өченче компания ачылышына әзерләнә.

«Без компания кечкенә һәм бик зур түгел, без Татарстанга, Россиягә ышанабыз һәм инвестицияләүне дәвам итәбез. Ләкин шуны әйтәсе килә, күп кенә предприятиеләр очраша торган проблемаларның берсе - кадрлар. Заманча җиһазларда эшли алырлык белгечләрне ничек табарга? Берничә елдан соң мондый хәл кискен проблема гына булачак", - дип сорау бирде үзенең чыгышында Октем Әджевит әфәнде.

Оркестр, цирк коллективы һәм хәтта иллюзионист шоуы белән бай күңел ачу программасыннан тыш, кичәнең төп темасы - Татарстан Республикасында ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы инвесторны бүләкләү булды.

Ел инвесторы – “НАМИ” үзәк фәнни-тикшеренү автомобиль һәм автомотор институты» ФДУП.

Инвестиция эшчәнлеге буенча Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге

1 урын - Түбән Кама районы,

2 урын - Алабуга районы,

3 урын - Әлмәт районы.

Ел реинвесторы – “Драйлок Текнолоджиз” ҖЧҖ.

Ел ачышы  - “Наноэкохим” ҖЧҖ.

Халыкара танылу  — “Энергоразвитие” ҖЧҖ.

ESG-ел инвесторы  - “Татнефть” ГАҖ.

Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлекне яктырту буенча иң яхшы ММЧ:

Иң активы - «Казанские ведомости»,

Иң яхшы региональ проект – “Бизнес Online”,

Иң яхшы федераль - "ИТАР ТАСС".

Инвесторлар клубы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин тәмамлады.

«Мин сезне Инвесторлар клубы утырышында күрүемә шатмын, бу очрашулар матур традициягә әверелде. Соңгы биш ел эчендә Татарстан Республикасы һәрвакыт инвестицион климат торышы буенча илдә лидерлар өчлегендә булды. Чит илләрдән кергән инвестицияләр күләме 233 миллион АКШ долларыннан артып киткән, аларның төп өлеше эшкәртү производстволарын үстерүгә юнәлдерелгән. Төп капиталга инвестицияләр күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында беренче һәм илдә алтынчы урында тора», – дип билгеләп үтте республика Премьер-министры.

Алексей Песошин шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгын 2021 елда «мини-юбилей» белән котлады. "Алга таба да эш дәвам итсен иде", - дип теләде ул һәм республиканың инвесторларына рәхмәт белдерде.

Кичә ахырында кунаклар һәм клуб катнашучылары якынлашып килүче бәйрәм атмосферасына чумдылар һәм формаль булмаган аралашуга керештеләр, нәкъ менә Инвесторлар клубы – моның өчен иң яхшы мәйданчык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International