Икътисадый үсеш министрлыгы яңа региональ инвестицион стандартны гамәлгә кертүне тикшерү өчен боерыкны раслады

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Максим Решетников яңа региональ инвестицион стандартны кертү һәм мониторинглау алгоритмын имзалады. Яз көне субъектлар Икътисадый үсеш министрлыгында хисап тотачак, ә урыннардагы эшлекле берләшмәләр стандартны кертү сыйфатын бәяләячәк. Бу эшкә «Эшлекле Россия», РСПП һәм ССП җәлеп ителгән. Әгәр регион бәя белән килешмәсә, ул карарны яңадан карауны соратып алырга хокуклы.

Яңа инвестицион стандартны эшләү һәм гамәлгә кертү эше Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелегендә алып барыла. Регинвестстандарт биш элементтан тора. Пилот субъектлар инвестицион декларацияләр, комитетлар һәм үсеш агентлыклары формалаштырган инде. Хәзер төбәк командалары инвестицион кагыйдәләр җыелмасы нигезендә инфраструктурага тоташтыру срокларын кыскарталар һәм инвестор өчен кирәкле мәгълүмат булган инвесткартлар тудыралар (коммуникацияләрдән башлап преференциаль режимнарга кадәр). Хәзер региональ инвестицион стандартны 12 субъект гамәлгә кертә: Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Сахалин, Тула, Чиләбе, Воронеж, Новгород, Түбән Новгород, Волгоград өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Мордовия, Байкал арты крае. Киләсе елда аларга тагын 30 төбәк кушылачак.

Эшне стандартлаштыру яңа проектларга акча җәлеп итәргә, аларны эшләтеп җибәрү вакытын кыскартырга, төбәк бюджетларына керүләрне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз Россия инвесторлары турында гына түгел, чит ил инвесторлары турында да бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International