«Татарстан проектлары» Директорлар советының 2021 ел нәтиҗәләре буенча утырышы

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Совет әгъзасы, инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашында «Татарстан проектлары» АҖ Директорлар советының йомгаклау утырышы узды.

Шулай итеп, 2021 елда финанслау, ташламалар һәм җир кишәрлекләре алу буенча 60тан артык проект һәм дәүләт-хосусый партнерлык буенча тормышка ашырылган 8 проект озатылды.

«Әлеге проектларның гомуми күләме 1 млрд сумнан артып китә», - дип сөйләде “Татарстан проектлары” АҖ генераль директоры Айрат Гайфетдинов.

Компания Татарстан Республикасы сәнәгать парклары кураторлыгы буенча эшчәнлек алып бара, агентлык карамагында - 14.

«Түбән күрсәткечләр булган сәнәгать паркларын алып барудан тыш, яңаларын булдыру буенча да эш алып барыла. Әйтик, Алабуга районында композит материаллар кластеры төзелә торган ҖЧҖ сәнәгать паркы. Инде бер ай дәвамында әлеге сәнәгать паркы аккредитация узачак", - дип өстәде Айрат Гайфетдинов.

Утырышка йомгак ясап, Талия Миңнуллина квартал һәм ел саен хисап планнарын җентекләп формалаштыру кирәклеген билгеләп үтте. “2022 елга булган планнарыгызны цифрлаштырып, без Директорлар советы яки административ ресурслар ярдәменә мохтаҗ өлкәләр белән күбрәк эшли алабыз", – дип ТР ИҮА җитәкчесе йомгаклады.

«Татарстан проектлары» АҖ планнарында төбәкләр белән эшләү зоналарын киңәйтү, банклар белән хезмәттәшлекне һәм сәнәгать паркларының идарәче компаниясе буларак АҖ эшчәнлеген үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International