Казанда Ramada Worldwide Америка компаниясенең кунакханәсе ачылды

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Россиядә «Ramada Kazan City Center» 4 йолдызлы кунакханәсе Wyndham Hotel Group халыкара брендыннан өченче кунакханәсе булып тора.

Кунакханәнең бөтен номерлар мәйданы – 11500 кв.м., 157 номер 4 категориясендә – “бизнес”, “делюкс”,  “люкс” (мәйданы 27 дән 50 кв.м. га кадәр) һәм бер президент номеры  (83 кв.м.), 50 машина сыерлык җир асты паркингы да бар.

“Казанда халыкара кунакханә бренды барлыкка килүе шәһәр өчен яңа мөмкинлекләр ача”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Ramada Kazan City Center» ның ачуын билгеләгән. – “Халыкара бренд кунакханәсе үзенең белән бергә клиентлар базасын алып килә һәм шәһәрне, республиканы алга таба күчерә. Кунакханәдә номерлар алганда, базада Казан шәһәре дә килеп чыгачак һәм бу Казан, Татарстан өчен бик зур өстенлек, яңа халыкара уенчылар барлыкка килү өчен мөһим катализатор булып тора”.

 

“Халыкара бренд сервис хезмәтен югары дәрәҗәгә күтәрә һәм регионның инвестицион сөйкемлелеге индикаторы булып тора”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләгән.

Искә төшерик, туризм һәм сервис индустриясе – Татарстан Республикасы үсешенең приоритет юнәлешләрдән берсе булып тора. Һәр ел туристлар агымы 12-14% ка арта. 2012 елда Татарстанга 1,2 млн. турист килде, 2016 елга туристлар саны 2 млн. га кадәр җитәчәк дип исәпләнә. Казан, Tripadvisor сәяхәт турындагы зур сайтлардан берсе бәйсез рейтингы буенча, 2011 нче елда 9 нчы урыннан 2012 елда 3 нче урынга кадәр күтәрелде. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мәгълүматы буенча 2013 ел башына республикада 186 кунакханә (11 989 урын) исәпләнде. GVA Sawyer компаниясе мәгълүматы буенча, Казанда номерлар фонды белән тәэмин итү коэфициенты 2,2 номер 1000 кешегә булып тора һәм шул сан, мәсәлән, Париж һәм Лондонга караганда 3-4 тапкыр кечерәк.

Туризм һәм сервис индустриясе – регион үсешенең төп нигезләрдән берсе булган Татарстан Республикасының  перспектив һәм тиз үсеш ала торган тармаклары булып тора. Мәсәлән, «СМАРТ Сити Казан» республиканың яңа инвестицион мәйданында туристик кластер булачак. Шул кластер кысаларында экскурсион агымнар гына түгел, әмма бизнес-туризм, медицина туризмы, мәгариф туризмы һәм республика өчен яңа юнәлеш – урбанистик туризм үсеш ала. «Radiance Hospitality Group» Сингапур компаниясе - проектның резидентлары һәм инвесторларыннан берсе - «СМАРТ Сити Казан» мәйданында апарт- отель һәм транзит кунакханәсен төзү проекларын тормышка ашыруны башлап җибәрде.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International