«Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышы

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Берничә инновацион проект тәкъдим ителде. "Яшел" дизель һәм керосин җитештерү ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексында җайга салынырга мөмкин. Бу хакта яңа технологияләр мониторингы үзәге (Мәскәү) генераль директоры Михаил Ершов сөйләде. Бу Россиягә Европа ягулык базарларын югалтмаска ярдәм итәчәк.

2025 елдан башлап Евросоюзның барлык аэропортлары да SAF (экологик авиация ягулыгы (Sustainable aviation fuel, SAF) биоягулык белән барлык һава судноларын заправкага җибәрергә тиеш булачак.

«Без моның белән шөгыльләнергә тиеш. Экологик авиакеросиннар һәм дизель - бу бик перспективалы юнәлеш», - дип билгеләп үтте «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин.

«Полимерлар фәнни-тикшеренү институты» АҖ нең фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр буенча директоры Константин Ширшин нефть эшкәртү предприятиеләре һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен перспективалы эшләнмәләрне тәкъдим итте. Сүз «Акримид» яңа буын конструкцион пенопласт турында барды.

Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге белән бәйле рәвештә терминал-логистика комплексын төзүгә 1,5 млрд сумнан артык акча тотылачак. Проект турында «Модуль» транспорт-экспедитор компаниясенең коммерция директоры Владимир Гай хәбәр итте.

Объект Яшел Үзән районында, Иделнең уң як ярында төзеләчәк. Янәшәдә генә М-7 федераль трассасы һәм Мәскәүгә кадәр тимер юл уза. Яңа комплекс төзү белән халыкара контейнерларны ташу үсеше буенча яңа сыйфатлы этапны Таиланд, Индонезия һәм башка Азия илләре портларына чыгу белән бәйлиләр.

«Без сезгә ярдәм итәргә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Санкт-Петербург программистлары виртуаль чынбарлык — Varwin проектларын эшләү һәм гамәлгә кертү өчен ачык софт булдырдылар. Виртуаль чынбарлык белән идарә итү системасы тренажерларын һәм системаларын әлеге проект директоры «3Д инновацияләр» ҖЧҖ директоры Сергей Гостевских тәкъдим итте. Санкт-Петербург компаниясе - «Сколково» резиденты.

Пластмассаны икенчел эшкәртү һәм биотаркала торган пластик (полилактид) җитештерү буенча кайбер проектларны эшләтеп җибәрү. Бу хакта «СИБУР» ҖЧҖ нең үсеш һәм инновацияләр буенча идарәче директоры Дарья Борисова чыгышында әйтелде. Моның өчен пластик калдыкларны әзерләү, ташу һәм эшкәртү инфраструктурасын булдыру кирәк булачак. Татарстан бу өлкәдә зур потенциалга ия, дип саныйлар СИБУРда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International