ТР ИҮА Иран Ислам Республикасы делегациясен сәламли

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Иран Ислам Республикасы делегациясен сәламли

Бүген Иран Республикасының эре делегациясе эш визиты кысаларында Агентлыкта булды, анда җитәкче урынбасары Марина Епифанцева һәм «Халыкара программалар дирекциясе» хезмәткәрләре кунакларга Татарстанның чит ил инвесторлары белән эше һәм «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитын уздыру турында сөйләделәр.

«Безгә бүген монда булу бик күңелле. Безнең визитның төп максаты -инвестицияләр, элемтәләр урнаштыру һәм бизнес өчен биредәге мөмкинлекләр белән танышу. Без шулай ук KazanSummit форумында катнашу өчен ачык», - дип билгеләп үттеләр Иран делегациясе әгъзалары.

Авыл хуҗалыгы, аерым алганда, бөртекле культуралар һәм терлекчелек - Иран кешеләрен кызыксындыра торган бизнес өчен төп юнәлешләрнең берсе. Татарстан - бу өлкәләрдә лидер төбәкләрнең берсе буларак, бизнесны үстерү һәм бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International