Thomson Reuters компаниясе «СМАРТ Сити Казан» да үзенең офисын ачырга әзерлеген раслауды

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген 17 нче Санкт-Петербург Халыкара икътисад форумы кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Thomson Reuters компаниясе вәкилләре арасында очрашу узды. Очрашу барышында Thomson Reuters һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасында хәзерге вакытка булган хезмәттәшлек протоколына кул куелган.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Thomson Reuters компаниясенең финанслар һәм бизнес хәтәрләре Президенты Дэвид Крейг, Урта Азия, Африка, Россия һәм БДБ илләре буенча Thomson Reuters компаниясе Идарә итүче директоры Басил Мофта катнаштылар.

Документ үзе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Thomson Reuters халыкара мәгълүмат агентлыгы арасында кул куелган хезмәттәшлек турында Меморандумын тормышка ашыру кысаларында эшләнгән. Ул, шулай ук, Thomson Reuters компаниясе «СМАРТ Сити Казан» мәйданында интеллектуаль милек үзәген ачуында кызыксынуын әйткән. Документ буенча Thomson Reuters елның ахырына кадәр Казанда офисын ачачак һәм «СМАРТ Сити Казан» мәйданында беренче объектларның төзелеше төгәлләнгәч, шунда күчәчәк.

Искә төшерик, Меморандум үзе III нче Дубаида ел саен оештырыла торган инвестицион форумында - Annual Investment Meeting (AIM) Татарстан Республикасы президенты Рәстәм Миңнеханов һәм Thomson Reuters компаниясе арасында кул куелган булган.  Документ буенча, Thomson Reuters халыкара мәгълүмат агентлыгы “Смарт Сити Казан” проектының мәгълүмат партнеры булып тора һәм проект территориясендә интеллектуаль милек үзәген ачуында кызыксынуын белдергән.

Thomson Reuters компаниясенең Казанга эш визиты Меморандумны тормышка ашыру кысаларында 2013 елның 17-18 июнендә булган. Визит барышында Thomson Reuters вәкилләре Татарстан компанияләре һәм Меморандумны тормышка ашыру кысаларында эш группалары катнашучылары белән очрашулар уздырды.

Казанга эш визиты белән килүенә Thomson Reuters компаниясе Татарстан Республикасының  президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында йомгак ясады.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International