Бизнес-форум Сингапур премьер-министрының урынбасары һәм финанслар министры Тарман Шанмугаратнам башлыгында Сингапур Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына өч көнлек рәсми визиты кысаларында үткән.
Форумның президиумында Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Муратов, ТР Премьер-министры Урынбасары – ТР Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ТР Премьер-министры Урынбасары, Сингапур Республикасының финанслар министры Тарман Шанмугаратнам, шулай ук Россия Федерациясендә Сингапур Республикасының Гадәттән тышкы эшләр илчесе Лим Кхенг Хуа һәм Сингапурның милли үсеш министрлыгы һәм сәнагәть һәм сәүдә министрлыгының баш министры Ли И Шьен катнаштылар.
Сингапур рәсми делегация составында Казанга, шулай ук, Сингапур халыкара сәүдә үсеше буенча Комитеты, Сингапур Бизнес Федерациясе, Сучжоу индустриаль паркы үсеше буенча Кытай-Сингапур группасы (China-Singapore Suzhou Industrial Park Development Group – CSSD), Singapore Exchange Limited (SGX – Сингапур фонд биржасы) вәкилләре килделәр. Алардан башка бизнес-форумда якынча 10 Сингапур компаниләре катнашты: Ascendas Private Limited, Educare International Consultancy Private Limited, IDA International Private Limited, JURONG International, Surbana International Consultants PTE LTD, Singapore Technologies Electronics, RSP Architects Planners & Engineers Private Limited. Сингапур компанияләре электроника, шәһәр төзү, архитектура, недвижимость, консультацияләр үткәрү, IT, төзелеш өлкәләренә керделәр.
Сәламләү сүзе белән форум катнашучыларына, республикалар ягыннан хезмәттәшлеккә караган ике яклы кызыксынуын билгеләп, Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков чыкты. Премьер: “Татарстан делегацияләре Сингапурга рәсми визитлар белән килү кысаларында Татарстанда күп проектлар тормышка ашырылган”, - дип билгеләгән. Ильдар Халиков, шулай ук, форум катнашучыларына Татарстан Республикасының төп икътисади күрсәткечләрне күрсәткән.
Җавап сүзендә Сингапур премьер-министрының урынбасары һәм финанслар министры Тарман Шанмугаратнам Татарстанның башка Россия регионнары арасыннан аерылуын билгеләгән.
“Сезнең Республикагызның өстенлекләренең берсе – мәгариф программаларына зур игътибар итүче көчле җитәкчелек һәм кадрлар потенциалы. Монда IT өлкәсенә юнәлгән үсеш алган транспорт инфраструктурасы һәм сәнагәть. Казан – Татарстан башкаласы – бизнес алып бару өчен иң яхшы шәһәрләрдән берсе. Сингапур өчен Россия, Татарстан зур кызыксындыру тудыра һәм безнең компанияләр республика белән кызыксыналар. Татарстан һәм Сингапур арасында үзара аңлашу бик көчле, хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә тора һәм аның тагын да үсүенә ышанабыз”.
Тарман Шанмугаратнам Сингапур һәм Татарстан компанияләре арасында мәгариф, мәгълүмат һәм коммуникация, шулай ук электрон документ әйләнеше өлкәләрендә өч меморандумга кул куелганы турында билгеләде. Чыгышның азагында Шанмугаратнам Татарстан белән тагын өч меморандумга кул куерга әзерлеге турында белдерде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Сингапур делегациясенә Татарстанның инвестицион потенциалы, Республика территориясендә хәзер ике төп инфраструктура проектлары – Иннополис һәм СМАРТ Сити Казан турында белдергән. СМАРТ Сити Казан инвестицион мәйданын кунакларга форум кысаларында ТР ның ИҮА инвестицияләрне алга таба күчерү бүлегенең җитәкчесе Вайет Форд күрсәтте. Ул проектны үстерү буенча төп кластерлары һәм аны тормышка ашыру этаплары турында белдерде.
ТР премьер-министры Урынбасары, ТР Информатизация һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов Иннополис проектын презентацияләгән.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте