Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе Санкт-Петербургта үткән халыкара икътисади форумына Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы юнәлешендә барган эш визиты йомгакларын бүген журналистларга ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Линар Якупов китерде.
Брифингта, шулай ук, икътисади сораулар буенча ТР Президентының ярдәмчесе Айрат Хайруллин, ТР Премьер-министры урынбасары, Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнаштылар.
ТР Президентының ярдәмчесе Айрат Хайруллин сүзләре буенча, форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов ААҖ «ИНТЕР РАО ЕЭС», Runa Capital, MasterCard, Google, ABB, IBM компанияләренең баш менеджерлары белән очрашты һәм алар белән эш сөйләшүләрен уздырды. ТР Президенты, шулай ук, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе (РИРА) җыелышында катнашты. Шунда ул РИРА Советы рәисе итеп яңадан сайланды.
Роман Шайхутдинов, министрлыкның Google белән берничә ай эш итүен ассызыклап, ТР Президенты IBM, MasterCard, SAP, Google компанияләре белән очрашуларының детальльләрен күрсәтте. Министр, шулай ук, Санкт-Петербургта үткән халыкара икътисади форумы кысаларында халыкның бөтен яшьлеккә ярый торган, Google компаниясе белән мәгариф өлкәсендә төрле проектларын тормышка ашыру турында нәтиҗәләренең кабул булуын билгеләде. Хәзерге көнгә Казанда Google компаниясенең вакытлы офисын ачу буенча сөйләшүләр алып барыла.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов журналистларга брифингта ТР Президентының Thomson Reuters компаниясе, Көньяк Рейн федератив җире – Федератив Германия Республикасы Вестфалия һәм АКШ сәүдә министрының беренче урынбасары Франциско Санчес белән очрашулары турында белдерде.
“ТР Президентының компания белән очрашу барышында Thomson Reuters һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хәзерге хезмәттәшлеккә багышланган протоколына кул куелды”, - дип Линар Якупов сөйләде. – Документ үзе III нче Дубаида ел саен оештырыла торган инвестицион форумында - Annual Investment Meeting (AIM) Татарстан Республикасы президенты Рәстәм Миңнеханов һәм Thomson Reuters компаниясе арасында кул куелган Меморандум кысалары эчендә эшләнгән”.
ТР ИҮА җитәкчесе: “Протокол Thomson Reuters компаниясе «СМАРТ Сити Казан» мәйданында интеллектуаль милек үзәген ачуында кызыксынуын раслый”, - дип билгеләде. Документ буенча, Thomson Reuters елның ахырына кадәр Казанда үзенең офисын ачачак һәм «СМАРТ Сити Казан» мәйданында беренче объектларның төзелеше төгәлләнгәч, шунда күчәчәк. Thomson Reuters компаниясенең Меморандумны тормышка ашыру кысаларында Казанга эш визиты белән 2013 елның 17-18 июнендә килде. Визит барышында Thomson Reuters вәкилләре Татарстан компанияләре һәм Меморандумны тормышка ашыру кысаларында эш группалары катнашучылары белән очрашулар уздырды. Казанга эш визиты белән килүенә Thomson Reuters компаниясе Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында йомгак ясады.
2013 елның 24 июнендә Thomson Reuters компаниясенең Казанга визиты барышында ААҖ «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар Советы утырышы кысаларында үзенең мөмкинлекләрен һәм Татарстан Республикасының энергия һәм чимал компанияләре өчен хезмәтен презентацияләгән.
Линар Якупов сүзләре буенча, ТР Президенты Көньяк Рейн – Вестфалия (Германия) федератив җиренең делегация әгъзалары һәм Икътисад министрлыгының рәсми секретаре Гюнтер Хорцетки белән очрашу нәтиҗәсе буенча, ТР Инвестицион үсеш агентлыгына 2013 елның июлендә үтәчәк Германиягә визиты барышында Татарстанның инвестицион һәм экспорт потенциалын презентацияләргә тапшырылган.
Татарстанның инвестицион һәм экспорт потенциалы, шулай ук, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының АКШга эш визиты вакытында күрсәтеләчәк: ТР ИҮА АКШда урнашкан Россия Федерациясе сәүдә вәкиле һәм Татарстан Республикасының сәүдә вәкиле белән бергә презентация оештырырга һәм АКШ эшлекле кешеләре белән аралашуны яхшыртуга юнәлгән.
Артем Здунов брифинг барышында ИҮА җыелышының детальләрен күрсәтте һәм ИҮА, Татарстан Республикасы һәм Внешэкономбанк арасындагы хезмәттәшлек турында килешүенә кул куюын билгеләде.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте