Татарстан Республикасы Инвестицион климат торышының Милли рейтингында Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияне саклап калды!

2022 елның 17 июне, җомга

«Эчке базарда хәзерге көндәшлек шартларында Россиянең 85 төбәге арасында иң яхшылар өчлегендә булу - шул зур эшнең чагылышы. Татарстан Республикасында эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен уникаль чимал, базар һәм юридик база булдырылган. РФ субъектларының инвестклимат торышының Милли рейтингында традицион лидерлык моны безнең төбәк һәм чит ил партнерларыбыз раслый. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр үсешне күрсәтә һәм күрсәткечне 110 млрд сумнан артып китә, ДХП үсеше рейтингында 67 нчы урыннан алып 6 нчы урынга кадәр зур сикереш - бу күрсәткечләр безнең позицияләргә уңай йогынты ясый. Без аларны базардагы икътисади тотрыксызлыкка карамастан, сакларбыз һәм ныгытырбыз», — дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Татарстан ИҮА башлыгы шулай ук, катлаулы чорларда халыкара бизнес мөмкинлекләре һәм территорияләр мәнфәгатьләре арасында балансны сакларга тырышырга кирәк, дип билгеләде. «Хәзер Азия илләре, ә нәкъ менә Кытай, шулай ук гарәп илләре белән эшләүгә басым ясалачак. Әмма бу без Европа һәм АКШ илләре белән инвестицион проектлар буенча сөйләшүләр алып барудан туктаячак дигән сүз түгел».

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү булды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча рейтингны формалаштыру белән «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» шөгыльләнә.

Максат - Россиянең барлык төбәкләрендә дә тигез уңайлы инвестицион климат формалаштыруга ярдәм итү.

2022 елдан Рейтинг 4 юнәлеш буенча формалаша: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм итү. Күрсәткечләр аерым факторлар буенча объектив статистик мәгълүматлардан, төбәк экспертларын бәяләүдән, шулай ук эшкуарларны сораштыру нигезендә исәпләнә.

Татарстан Республикасы 7 ел дәвамында рейтинг лидерлары өчлегенә керә.

Нәтиҗәләрне игълан итү барышында билгеләп үтелгәнчә, бүген рейтинг төп трендларны чагылдыра.

«Без регионнарны инвестицияләр күләме буенча түгел, ә региональ командалар, төбәкләр җитәкчеләренең инвесторлар һәм инвестицияләр өчен уңай шартлар тудыру буенча эш нәтиҗәлелеге буенча бәялибез», – дип белдерде Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) генераль директоры Светлана Чупшева, Милли рейтинг нәтиҗәләрен шәрехләп.

Чупшева ассызыклаганча, рейтинг исәпләнә торган күрсәткечләрнең төп өлеше төбәкләрдә эшләүче эшкуарлар, инвесторларның сораштыруларына нигезләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International