Талия Миңнуллина Казан агломерациясенең мастер-планын эшләү кысаларында территориянең киңлек үсеше проблемалары һәм мөмкин булган вариантлары турында фикер алышу буенча эксперт сессиясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Бүгенге вакыйга барлык профильле министрлыкларны һәм ведомстволарны берләштерде.
Хәзерге вакытта Казан агломерациясенең мастер-планы эшләнә. Йомгаклау документында шәһәрнең икътисади һәм тирәлек үсешен билгеләүче тәкъдимнәр булачак. Мастер-планны әзерләгәндә җирле халыкның сораулары һәм тәкъдимнәре исәпкә алыначак.
“Бездә Татарстанда агломерация алымнары "Стратеги-2030"да урнаштырылган. Дөнья практикасын күзәткәндә, үсеш күрсәткән барлык территорияләр дә грамоталы планлаштыру нәтиҗәсе. Кемдер төзелеш өчен җаваплы, кемдер икътисад өчен – барысы да туры килергә тиеш”, - диде Талия Миңнуллина.