Бүген Талия Миңнуллина «Россия – Ислам дөньясы» форумын уздыруга багышланган брифингта чыгыш ясады. ТР ИҮА башлыгы журналистларга Kazanforumның төп чаралары турында сөйләде: дөньяның 85 иленнән һәм Россия Федерациясенең 84 субъектыннан 150 эшлекле сессия һәм 15 меңгә якын катнашучы. Алар арасында ким дигәндә 10 губернатор, федераль министрлар кабинеты, патриарх Кирилл, ИХО илләренең беренче затлары, БРИКС илләренең Халыкара форумы президенты Пурнима Ананд һәм, әлбәттә, эшкуарлык берләшмәсе һәм хәләл индустриясе вәкилләре бар. Иң зур бизнес-делегацияләр Төркия, Малайзия һәм Ираннан көтелә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Kazanforumда ким дигәндә 100 килешү төзеләчәк, шул исәптән сәүдә, логистика, мәгариф, яшьләр сәясәте, хәләл сертификацияләү һәм ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү өлкәсендә. 18 майда «Казан Экспо» мәйданчыгында хөрмәтле кунакларны кабул итү планлаштырыла. Kazanforumның барлык катнашучылары да ислам таләпләренә туры китереп яңартылган Агросәнәгать паркында Russia Halal Expo күргәзмәсен карый алачак. 19 майда Казан Ратушасында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы көтелә.
KazanForum белән параллель рәвештә татар дин әһелләренең "Милли үзенчәлек һәм дин" форумы узачак. 21 майда бөтен Россиядән 1000нән артык рухани "Изге Болгар жыены" тантаналы чарасына җыелачак.
Шулай ук KazanForum көннәрендә төрле мәдәни программа көтелә: Нуриев фестивале, футбол буенча «Фиджитал-уеннар», яшь хоккейчыларның «Алтын шайба» Бөтенроссия ярышларының суперфиналы, «Modest Fashion Day» әдәпле мода фестивале, хәләл шеф-поварлар ярышы, Казан Кремле диварларында якты шоу.
KazanForum программасын сылтама буенча алырга мөмкин https://kazanforum.ru/program/