ТР ИҮА җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Инсаф Галиев бүген ТР Дәүләт Советы сессиясендә «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты буенча чыгыш ясады. Документ нигезендә, индустриаль (сәнәгать) паркының инвестицион проектына инвестицияләрнең гомуми күләме буенча 350 миллион сумнан ким булмаган критерийны шәһәр округлары һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары өчен дифференциацияләргә тәкъдим ителә.
Элегрәк ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика башкарма хакимият органнарында һәм ТР Дәүләт Советында алдан каралды. Бүген ул кабул ителде. Тавыш бирүдә катнашкан 80 депутатның 80е бертавыштан аның өчен тавыш бирде.
Закон проекты ТР муниципаль районнарында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өчен инфраструктура объектларын булдыруга һәм үстерүгә акча кертергә планлаштыручы инвесторларга өстәмә ярдәм чараларын кертүгә юнәлдерелгән.
Муниципаль районнар территорияләрендә сәнәгать паркларын үстерүне стимуллаштыру максатыннан кирәкле инвестицияләр күләме 15 миллион сумга кадәр киметелде.
Шулай ук индустриаль (сәнәгать) паркының идарәче компаниясенең инвестиция проектын гамәлгә ашырганда эш урыннары булдыру критерие дә алып ташлана.
Бүгенге көндә республиканың сәнәгать паркларында 1500дән артык резидент эшли, 52,2 мең эш урыны булдырылган.