РФ Хөкүмәте моношәһәрләрдә алдынгы социаль-икътисади үсеш территорияләре (АҮТ) инвесторлары өчен икътисади эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтте.
21 июльдәге 1179 номерлы карарга ярашлы, резидентлар акциз асты товарлары җитештерү, урман әзерләү, күмәртә һәм ваклап сату, финанс хезмәтләре, иминият, аренда, лизинг, коры җир, су һәм һава транспорты компанияләре эшчәнлегеннән тыш, теләсә нинди эшчәнлек белән шөгыльләнә алачак.
Шулай итеп, сүз моношәһәрләрдә социаль-икътисади үсешнең барлык территорияләре өчен тигез конкурентлык мөмкинлекләре булдыру турында бара.
"Хөкүмәт моношәһәрләрдә булдырылган алдынгы социаль-икътисади үсеш территорияләре инвесторлары өчен ачык булган икътисади эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтте", - диелә РФ Хөкүмәте сайтындагы документта.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина да карарны болай дип аңлаткан: "Бу вакытка кадәр моношәһәрләрдә урнашкан мондый территорияләрнең һәрберсе өчен рөхсәт ителгән эшчәнлек төрләренең төгәл билгеләнгән исемлеге эшләгән. АҮТләр стратегик мөһим сфералар үсешенең двигателе булып тора. Бу карар мондый территорияләрне үстерүгә өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә, мөһим проектларны гамәлгә ашыруны стимуллаштырырга, шуның белән төбәкләрдә, шул исәптән республикабызда яшәүчеләрнең иминлеген арттырырга ярдәм итәчәк".
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында биш АҮТ гамәлгә ашырылган: Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск. Инвесторларның төп икътисади эшчәнлеге хәзер - җиһазлар җитештерү, үсемлек һәм терлекчелек, биналар төзү һәм спорт, ял һәм күңел ачу өлкәсендәге эшчәнлек.
АҮТ режимы эшләгәндә Татарстанда 129 резидент теркәлгән, 56 млрд сумнан артык акча салынган һәм 22 569 эш урыны булдырылган.