«Үзгәрүче дөньяда Россия һәм Кытай»

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында «Үзгәрүче дөньяда Россия һәм Кытай» IV Халыкара фәнни форумын ачу тантанасында чыгыш ясады

Быел форум мөһим вакыйгаларның юбилей даталарына багышлана: Кытайда сәясәт, реформалар һәм ачыклыкның 45 еллыгына, «Идел-Янцзы» Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек форматының 10 еллыгына, «Бер билбау, бер юл» инициативасының 10 еллыгына һәм В.П. Васильевның тууына 205 ел тулуга.

«Бүген Россия-Кытай темасы беркайчан да булмаганча актуаль. Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре тарихында беренче тапкыр товар әйләнеше 200 млрд долларга җитәчәк. Татарстанның Кытай белән мөнәсәбәтләре дә актив үсә, бездә Кытайның кайбер провинцияләре белән хөкүмәтара килешүләр бар»  - Талия Миңнуллина

Форум программасы турында тулырак: https://media.kpfu.ru/news/v-kfu-startoval-forum-rossiya-i-kitay-v-menyayuschemsya-mire

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International