Бүген Төркиянең инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе, яисә Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы инвестицион офис башлыгы Бурак Даглыоглу һәм аның хезмәттәше Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз әфәнде озатуында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты.
Очрашу барышында яклар ТР ИҮА хезмәткәрләренә шундый җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм инвестицион хезмәттәшлек өлешендә якларның мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Төркиянең Татарстан форумнарында актив катнашуы, ислам финансларының коллектив үсеше һәм Татарстан белән тәҗрибә уртаклашу өчен Төркия чараларында республиканың җавап катнашуы.
Төркиянең беренче шәхесләре, мәсәлән, Анкара мэры, шулай ук Төркия бизнесменнары һәм эшмәкәрләре Агентлыкның еш кунаклары булып торалар һәм алар белән нәтиҗәле эш нәтиҗәсендә Төркия Татарстанга инвестицияләр керткән 79 ил арасында 1 урынны били.
Бу ил компанияләре республика икътисадына $2,5 млрд керткән. Татарстан территориясендә «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам» - «Тракья Гласс», «Шишеджам» - «Аутоматив Гласс», «Джошкуноз», «СМЦ Алабуга», «Колуман», «Тирсан Кардан» кебек заводлар уңышлы эшли.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Бурак Даглыоглу Төркия белән Татарстанны чын мәгънәсендә туганлык мөнәсәбәтләре бәйләвен билгеләп үтте.
“Сезнең республикада потенциаль инвесторлар өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Хезмәттәшлегебез өчен юнәлешләр бик күп, безгә тагын да активрак эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур потенциал күрәбез. Бездә климат үзенчәлекләре аркасында теплица комплекслары күбрәк үсеш алган. Без җирле аграрийлар белән уртак проектларны үстерүгә шат булыр идек. Шулай ук технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә кызыксыну бар”, - диде Төркия делегациясе башлыгы.
Татарстан һәрвакыт Россиянең генә түгел, бөтен дөньяның инвестицион агентлыклары белән элемтәдә тора!
Бөтендөнья инвестиция агентлыклары ассоциациясе (World Association of Investment Promotion agencies – WAIPA) дөньяның 122 иленнән 168 инвестиция агентлыгын берләштерә.
2011 елның сентябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) составына керде, WAIPAга кушылган Россиянең беренче вәкиле булды.
Ассоциация 1995 елда Женевада инвестиция агентлыклары арасында туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә элемтәләр урнаштыру һәм хезмәттәшлекне үстерү, тәҗрибә һәм мөһим мәгълүмат алмашу өчен оештырылган хөкүмәтнеке булмаган оешма булып тора.