Бүген Казанда БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш катнашында эшлекле иртәнге аш узды. Анда шулай ук БМО рәсми делегациясе әгъзалары да катнашты. БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты кысаларында узган чарада шулай ук Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, республика Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агиев, эшлекле даирәләр, руханилар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш, үз чиратында, Казанга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. «Минем Россиягә, ул вакытта әле Советлар Союзына беренче визитым 1975 елда, 50 ел элек булды, - дип сөйләде Гутерриш әфәнде, - бу еллар эчендә vин сезнең илнең күп кенә төбәкләрендә булдым, әмма Россиядә күргәннәремнең берсе дә Татарстан белән чагыштырырлык түгел».
Антониу Гутерриш билгеләп үткәнчә, Татарстанның уңышы республиканың «Алтын өчпочмагына» нигезләнә. Аның беренче почмагы - тарих, мәдәният һәм традицияләр. «Үзенең бай мәдәниятен һәм традицияләрен хөрмәт итүче генә киләчәккә ничек барырга икәнен белә», - дип ассызыклады БМО Генераль секретаре.
Татарстанның «алтын өчпочмагы»ның икенче почмагы – төрлелектә бердәмлек, ул гармонияле үсешкә китерә. «Монда төрлелектә фантастик бердәмлек», - дип ассызыклады халыкара оешма җитәкчесе.
Республиканың өченче мөһим сыйфаты - инновацияләр һәм үсешкә омтылыш. «Сезнең үткәнегез бик яхшы, әмма сез киләчәккә карыйсыз, - диде Гутерриш әфәнде, - һәм иң мөһиме, сез заманча технологияләргә генә түгел, ә иң мөһиме - кешеләргә инвестицияләр кертәсез».
БМО Генераль секретаре барысына да зур уңышлар теләде.
Чыганак: https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/3332.htm