Агентлык ислам банкингы һәм финанслар буенча төп дөньякүләм конференцияләрнең берсендә катнаша

2024 елның 3 ноябре, якшәмбе

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы Еллык конференциядә катнаша, ул бу көннәрдә Манамада (Бахрейн Корольлеге) уза. Ул инде ачылу тантанасында катнашырга һәм анда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән AAOIFI (ислам финанс учреждениеләренең бухгалтерлык хисабы һәм аудиты буенча оешма) арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаларга өлгергән.

Быелның төп темасы – "Мөселман икътисадлары өчен тотрыклы, нәтиҗәле һәм сыгылмалы хәләл экосистема булдыру өчен ислам финанславын куллану".

Сәламләү чыгышында ТР Рәисе: «Илебезнең мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлегенең мөһим механизмнарының берсе – "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме», - дип билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Татарстан Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән элемтәләрен үстерүгә үз өлешен кертә. "Ислам хезмәттәшлеге оешмасы ярдәмендә без ел саен "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисадый форумын уздырабыз. Бу Россия һәм мөселман дәүләтләре арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу буенча илебездә иң эре икътисадый мәйданчык».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең ислам икътисады үсеше өлкәсендә зур перспективалары бар. Ул искәрткәнчә, Татарстан - Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау регионы. Россия Федерациясе Үзәк банкы реестрында 27 оешма бар, шуларның 20се Татарстанда эшчәнлек алып бара. Базарда Ислам финанславының барлык төп продуктлары бар.

Шулай ук ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит буенча оешма (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә әл Хәлифә белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның оешма белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләре җайга салынган. Аның вәкилләре даими рәвештә «KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашалар. Соңгы чара кысаларында алар катнашучылар өчен ислам финанслары буенча белем бирү курсы уздырдылар.

Белешмә:

Ислам банкингы һәм финанслар буенча конференция ел саен Бахрейн Корольлегендә AAOIFI оешмасы һәм Ислам үсеш банкы (ИБР) эгидасы астында Бахрейн Үзәк банкы патронажы астында уздырыла. Катнашучылар арасында - банклар, күзәтчелек һәм җайга салу органнары, ислам финанс институтлары вәкилләре, бухгалтерлык, аудитор һәм юридик фирмалар, академик учреждениеләр белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International