Икенче ел рәттән «Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек: РОСТКИ» Халыкара форумы Казанга эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Россия һәм Кытай бизнес-даирәләре вәкилләрен җыячак. Чара 2024 елның 13-15 ноябрендә узачак.
II Россия-Кытай Форумының эшлекле сессияләре тематикасы сәнәгать, мәгълүмати технологияләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм авыл хуҗалыгын да кертеп, киң спектр өлкәләрен колачлый. Шулай ук Татарстан Республикасының төп предприятиеләренә («КАМАЗ» ГАҖ, «ХАЙЕР ИНДАСТРИ РУС», «КАМАСТАЛЬ» ҖЧҖ, «Иннополис «МИЗ» АҖ, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Технопарк» ДАУ) экскурсияләр планлаштырылган.
Программага аерым басым күпьеллык Россия-Кытай дәүләтара хезмәттәшлегенә ясалачак, ул форумның «Россия белән КХР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгы: «Бөек дуслыктан» үзара файдалы икътисадый хезмәттәшлеккә» эшлекле сессиясе кысаларындагы дискуссияләрнең төп темаларының берсе булачак.
Ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуда шулай ук Россия һәм Кытай арасында мәдәни һәм мәгариф алмашу мөһим роль уйный. Фән һәм мәгариф өлкәсен үстерү трендлары һәм муниципальара хезмәттәшлек инструментлары экспертлар тарафыннан мәгариф һәм социаль мохиткә багышланган сессияләр кысаларында тәкъдим ителәчәк. Форум спикерлары шулай ук ике илнең үзара хезмәттәшлегенең тарихи-мәдәни аспектларына һәм туристлык кластерының алга таба үсешенә кагылачак.
«Россия һәм Кытай глобаль икътисадый уенда» пленар утырышы форумның икенче көнендә узачак. Анда Гирин, Цзилинь, Сычуань, Хунань, Шаньси, Шэньси провинцияләреннән, Чунцинь шәһәре муниципалитетыннан, Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районыннан, Белгород, Волгоград, Киров, Ростов, Луганск, Мурманск, Сахалин, Төмән өлкәләреннән, Дагыстан һәм Коми республикаларыннан, Яһүд автономияле өлкәсе, Удмурт, Чечен һәм Чуваш республикаларыннан, шулай ук эре Кытай компанияләре җитәкчеләре рәсми хөкүмәт делегацияләре катнашыр дип көтелә.
Форумда тәкъдим ителгән Россия һәм Кытайның Аркылы мәдәниятләр елына багышланган аркылы мәдәниятләр зонасында рус, кытай һәм татар традицион сәнгате һәм һөнәрләренең киң программасы тәкъдим ителәчәк.
Мәдәни мәйданчык программасында шулай ук:
мода күрсәтү һәм иҗат коллективлары чыгышлары,
кытай теле, каллиграфия һәм фетрдан аждаһа ясау буенча мастер-класслар,
кытай шахматлары һәм башка традицион өстәл уеннары,
Россия-Кытай сөйләшүләренең үзенчәлеге турында лекцияләр,
башка активлыклар.
Форумның эшлекле программасында катнашу бушлай. Теркәлүне түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://russiachinaforum.com/registration2024
Белешмә мәгълүмат:
Сайт: https://russiachinaforum.com/
Почта: forum.rostki@gmail.com
Социаль челтәрләр:
ВКонтакте: https://vk.com/russiachinaforumkzn
Телеграм: https://t.me/chinarussiaforum