Татарстан Республикасының вәкиллекләре: инвестицион эшчәнлек турында

2013 елның 25 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының чит ил һәм Россия субъектларында урнашкан вәкиллекләр белән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов башлыгында киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә республика министрлыклары, ТР Экспорт корпорациясе һәм ТР  Үсеш Корпорациясе вәкилләре катнашты.

Искә төшерик, Татарстан Республикасының хәзерге вакытка 21 вәкиллеге бар, шулар арасында Төркия, Франция, Төркмәнистан, Азербайҗан һәм башка илләр вәкиллекләре.

Киңәшмәне ачканда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ТР ИҮАның эшчәнлеге турында сөйләде.

Киҗәшмә барышында Татарстан Республикасының 2015 ел азагында туры чит ил инвестицияләрнең бер кешегә күләме 1500 доллар тәшкил итергә тиеш дип ассызыкланды.

Бирелгән максатны тормышка ашырыр өчен, шулай ук, ТР Вәкиллекләре белән аралашырга кирәк.

Вәкиллекләрнең тагын бер юнәлеше – республиканың экспорт потенциалын алга таба мавыктыру. Шуның турында Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Айдар Абдрахманов сөйләде.

Инвесторлар белән аралашу кысаларында түбәндәге өлкәләр билгеләнде: химия һәм нефтехимия сәнәгате, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, төзелеш һәм төзелеш материалларын җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, медицина һәм фармацевтика, мәгълүмати  технологияләр һәм телевизион аралашу, халәл-индустрия, хезмәт күрсәтү һәм туризм.

ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин катнашучыларга киләчәк елга тышкы семинарлар программасы турында сөйләде.

Татарстан Республикасының АКШ вәкиллегенең вәкиле Равиль Нигмедзянов семинарларның мөһим ролен билгеләде. “Семинарларны үткәрү республикага инвестицияләрне мавыктыру өчен файдалы инструмент булып тора”, - дип  Равиль Нигмедзянов ассызыклады.

Киңәшмә барышында вәкилләргә, шулай ук, вәкиллекләрнең эффектив эшчәнлеге күрсәткечләрен тәкъдим ителде һәм аралашуны яхшырту буенча сораулар каралды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International