Югары сортлы пропиленның беренче тонналары яңа «Нижнекамскнефтехим» ЭП-600 олефин комплексында чыкты. Аның төзелешен СИБУР 2024 елның декабрендә тәмамлады.
Продукцияне НКНХ да урнашкан полипропилен җитештерүгә җибәргәннәр.
ЭП-600 олефин комплексы – Татарстан нефть-газ химиясенең хәзерге тарихында яңа куәтләр булдыру буенча иң эре проект, ул шулай ук бөтен ил масштабында тармак өчен төп проектларның берсе булып тора. Проектка инвестицияләр 200 млрд сумга якын тәшкил иткән.
Комплексны эшкә кертү этилен һәм аның кушылмаларын җитештерү буенча НКНХ куәтләрен ике тапкырга арттырды. Яңа җайланма өчен чимал булып Татарстанның нефть эшкәртү тармагы предприятиеләре җитештерә торган турыдан-туры куыла торган бензин хезмәт итә. Аның еллык куллану күләме 1,8 млн тоннадан артып китәчәк. ЭП-600 продукциясе НКНХ һәм «Казаноргсинтез»ның гамәлдәге һәм перспективалы производстволарында кулланылачак һәм Идел нефть химиясе кластерының алга таба үсешен тәэмин итәчәк.
Чыганак: https://t.me/apparatustatar/9701