Казан шәһәре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Мондый киңәшмәләр атна саен республика Хөкүмәте йортында уза. Шәһәр мэры докладында район эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, тармакларның үсеше, эшмәкәрлекнең торышы, хезмәт хаклары һәм эшсезлек дәрәҗәсе, социаль инфраструктура һәм торак төзелеше темплары, мәгариф, төрле өлкәләрдәге казанышлар карала.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, инвестицион активлык икътисадый үсешнең мөһим факторы булып тора. 2024 ел бәяләве буенча ул 389 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә – 2023 елга караганда 38 миллиардка күбрәк.
Илсур Метшин: "Без Казанда уңайлы инвестицион климатны саклауга аерым игътибар бирәбез. Берничә мисал китерәм:
– «Химград» Технополисы территориясендә «Авиацион интерьерлар» ҖЧҖнең инвестицияләр күләме 1,8 млрд сум булган самолет интерьерлары комплектларын әзерләү проекты 100 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.
– Николай Ершов урамындагы «АртСити» ТКсында «АРТ центр» күпфункцияле комплексы, инвестицияләр күләме – 1,3 млрд сум – 235 эш урыны.
Дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында «Салават Күпере» торак комплексы янында «ФИЗРА» Спорт үзәге» физкультура-савыктыру комплексы төзелеше башланды, аның бәясе – 352,5 млн сум.
Моннан тыш, без Совет мирасын – Казанның эре базарларын реновацияләүгә керештек. Мәскәү базары киләсе елда ук фудтраклар зонасы, бистро, концертлар һәм хәйрия акцияләре өчен амфитеатрлы мәйданчык белән заманча иҗтимагый һәм сәүдә киңлегенә әвереләчәк. Чехов базарын реновацияләү проекты хупланды. Аның үзенчәлекләрнең берсе сәүдә өчен генә түгел, мәдәни-массакүләм чаралар өчен дә галереялы эчке мәйдан булачак. Идел буе базарын үзгәртеп кору буенча проект әзерләнә. 14 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшләрен дәвам итә.
Безнең башкала географик яктан су туризмын һәм яр инфраструктурасын үстерү өчен уникаль потенциалга ия. Бу максатларда 2023 елдан шәһәрне үстерү институты тарафыннан «Казан – судагы шәһәр» концепциясе буенча эш алып барыла. Төп урыннарның берсе – Локомотив ярымутравы – шәһәрнең су капкасы. 2024 елда дистәләгән проектлар каралды, шул исәптән шәһәр маринасы, су спорт төрләре объектлары һәм муниципаль причаллар төзү буенча.
Эреләре арасында Киров дамбасы буйлап су ялы комплексы проектын гамәлгә ашыруны билгеләп үтәсем килә. Проектның юл картасы килештерелде һәм расланды. Әлеге проект кысаларында:
- 5-йолдызлы бутик-отель, термаль комплекс, туклану пунктлары булган бассейннар комплексы һәм күп функцияле туристлык үзәге.
Ләм кырлары территориясендә "Зур Идел" мега-паркы һәм Казансу ярында "Күбәләк" ресторан комплексы төзелешен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру шәһәргә су янында төзекләндерелгән җәмәгать пространстволары санын арттырырга, яңа туристик продуктларын ачарга һәм кече үлчәмле флотка хезмәт күрсәтү һәм аны эксплуатацияләү индустриясен формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу тулысынча халыкара трендларга һәм дөньядагы алдынгы шәһәрләрнең көн тәртибенә туры килә. Без бу проектны дөнья җәмәгатьчелегенә «Казаныш: төрлелек бердәмлеге» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумында тәкъдим итәчәкбез», - дип сөйләде Казан шәһәре мэры.