TIDA һәм ZIDA. Зимбабве Республикасының зур хөкүмәт делегациясе ТР ИҮАда булды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында танышу визиты белән Зимбабве Республикасының зур хөкүмәт делегациясе булды. Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы белән югары дәрәҗәле кунакларны ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина таныштырды. Презентация тәмамлангач, республика партнерлары актив рәвештә сораулар бирделәр. Мәсәлән, хатын-кызлар, җирле җәмгыятьләр эшләре, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү министры Моника Мутсвангва Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү темасы, аерым алганда, сөт җитештерү технологиясе белән кызыксынды.

Аннары делегация әгъзалары ТР ИҮА җитәкчеләре белән эшлекле очрашу өчен конференц-залга күчтеләр. Әңгәмә барышында Зимбабве Республикасы вәкилләре ТР ИҮА көн саен гамәлдә куллана торган инвестицияләрне җәлеп итү ысуллары белән кызыксынды.

Хатын-кызлар, җирле җәмгыятьләр эшләре, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше министры Моника Мутсвангва: «Эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Бүген сез безнең өчен бик мөһим нәрсәләрне телгә алдыгыз. Безнең мөнәсәбәтләр яхшыра, һәм минемчә, Зимбабвега Татарстан белән сәүдәне тирәнәйтергә кирәк, бигрәк тә азык-төлек өлкәсендә. Сез безнең белән бик мөһим әйбер — сезнең Президентның азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы позициясе белән уртаклаштыгыз. Сез башкарган эшләр кешеләрне Татарстанга инвестицияләр кертергә җәлеп итә. Зимбабве - бик бай республика. Сезне тыңлап, мин аңлыйм, безнең инвестиция агентлыгына (ZIDA) сездән (ТР ИҮА/TIDA) өйрәнерлек күп нәрсәләр бар, мәсәлән, сезнең инвестицияләрне ничек җәлеп итүегезгә. Татарстан Президентының нәкъ менә сезгә эшлекле программа төзергә һәм безнең белән очрашырга кушуы өчен без бик рәхмәтле».

Талия Миңнуллина: «Кызык, сездә ZIDA, ә бездә TIDA!»

Киңәшмәнең төп нәтиҗәләреннән берсе - Зимбабве хакимияте органнары һәм ТР ИҮА арасында, аерым алганда Зимбабве Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән, уңышлы күпер салу. Шулай ук республикадан эшкуарлык тармак делегацияләренең Татарстанга визитына планнар билгеләнгән. Болардан тыш, Талия Миңнуллина кунакларны «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum-2025» халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, делегациянең ТР ИҮА визитына кадәр Казан кунаклары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Очрашуда шулай ук Талия Миңнуллина да катнашты.

Тулырак: tatarstan.ru/index.htm/...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International