Квалификацияне күтәрәбез һәм күнекмәләрне яхшыртабыз!

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы кадрлар потенциалын яхшырту мәсьәләсендә Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән актив хезмәттәшлек итә. Гыйнвар аенда ТР ИҮА хезмәткәрләре берьюлы берничә юнәлештә белем алдылар.

5 хезмәткәр чит ил партнерлары белән уртак тел табу өчен инглиз телен белү дәрәҗәсен А2 дән С1 гә кадәр күтәрде.

Инвестицияләр җәлеп итү эшчәнлеген координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Галеева "Яшь дәүләт хезмәткәре" курсын уза. Әлеге программа ярдәмендә хезмәткәрләр һөнәри мохиткә тизрәк җайлаша, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрә, шулай ук дәүләт законнарын, дәүләт хезмәтендә эшләүнең база принципларын һәм хезмәт тәртибе этикасы нигезләрен өйрәнә алалар.

Хокукый һәм документлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Мария Кривенкова "Яшь җитәкче" программасы буенча укуын тәмамлады. Курс үз эченә цифрлы ярдәмчеләр белән эшләү күнекмәләрен, команданың нәтиҗәле эшен оештыру һәм контрольдә тотуны, һөнәри этиканы, хезмәткәрләрне мотивацияләүне ала.

ТР цифрлар министрлыгы белән берлектә Агентлык үз хезмәткәрләре эшенә ЯИ (рус. ИИ) кертә. 24 гыйнварда ясалма интеллект нигезендә эшләүче ГосПромпт системасында укулар узды. Яңа корал текст документларын, таблицаларны төзегәндә, бизнес-планнарны анализлаганда, проектларны тасвирлаганда вакытны сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирә. Системаның мөмкинлекләрен Талия Миңнуллина җитәкчелегендәге ТР ИҮА коллективына Татарстан Республикасында ЯИ технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев күрсәтте.

Шулай ук Агентлыкта «җомга укулары» традициясе дәвам итә. Бу атна көне яңа күнекмәләр алу һәм нәтиҗәлелекне арттыру өчен билгеләнгән.

14 гыйнварда Агентлык коллективы ашыгыч хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәнде: кан китүне туктату, камчы салу кагыйдәләренә һәм пешкәндә эш итү.

31 гыйнварда ТР ИҮА хезмәткәрләре Азат Газизовның мастер-классында катнаштылар. Ул уңышлы бергәлекләр төзегәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге, эшлекле бергәлекләрнең ничек төзелүе, үз карьера максатларына ирешү өчен аларның лидерлары белән ничек элемтәләр табу турында бәяләп бетергесез белемнәре белән уртаклашты. Үзегезгә инвестицияләгез! Татарстанга инвестицияләр кертегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International