«Казаныш» халыкара форумында девелоперлар өчен «Нәтиҗәле шәһәр төзелеше сәясәтен куллану исәбенә девелопмент объектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру» сессиясе узачак

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

7 февральдә «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында «Нәтиҗәле шәһәр төзелеше сәясәтен куллану хисабына девелопмент объектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру» темасына сессия узачак. Аны оештыручылар булып күчемсез милек өлкәсендә International Property Market халыкара күргәзмәсен булдыручылар чыгыш ясаячак.

Спикерлар арасында:

 • Гил Пеньялоса (Канада/Колумбия) — иҗтимагый киңлекләр булдыру буенча дөньякүләм эксперт, «Gil Penalosa & Associates» Президенты, Норман Фостер шәһәрләренең тотрыклы үсеше институты рәисе, иҗтимагый киңлекләр һәм тотрыклы мобильлек өлкәсендә эксперт-консультант, Рlanetizen бәйсез берләшмәсе версиясе буенча иң абруйлы урбанистлар исемлегендә 24 урынны алып тора. 2023 ел Боготада 200дән артык парк булдыру һәм үстерү программасын гамәлгә ашырганнан соң, дөньякүләм танылу ала, Европа һәм Американың кайбер шәһәрләрендә паркларны төзекләндерү һәм шәһәр мохитен модернизацияләү белән шөгыльләнә.

Висенте Лоурейро (Бразилия) — архитектор, Рио-де-Жанейро штатының транспорт агентлыгы консультанты, Бразилиянең кайбер шәһәрләрендә дәүләт идарәсе һәм шәһәр планлаштыру өлкәсендә җитәкче вазыйфаларда зур тәҗрибә туплаган масштаблы шәһәр төзелеше проектларын эшләүче.

Урмат Карыбаев (Кыргызстан) — Бишкек шәһәренең баш архитекторы, шәһәр төзелеше сәясәте өлкәсендә белгеч, UK-Architects Халыкара архитектура компаниясенә нигез салучы.

 • Олег Григорьев (Россия) — «Татарстан Республикасының пространстволы планлаштыру институты» ДБУ директоры.

 • Арина Судакова (Россия) — Evolution Креатив агентлыгы генераль директоры, девелоперлык проектларына креатив карарларны интеграцияләү буенча эксперт. Evolution командасы 100 дән артык архитектура концепциясен булдырды, Казанда һәм Чаллыда IT-парк дизайннарын, Иннополис IT-шәһәре өчен интерьерлар һәм исемнәр, «Ак Барс Холдинг» компанияләренең логотипларын эшләде.

Сессиянең модераторы - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Чара Девелопмент, шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны берләштерәчәк һәм тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы дөнья практикалары, шулай ук Татарстан Республикасының уңышлы кейслары турында фикер алышу өчен мәйданчык булачак.

Сессия алдыннан «Казан Экспо»да «Россия — ислам дөньясы: KazanForum»2025 халыкара икътисадый форумы кысаларында 15-16 май көннәрендә узачак International Property Market 2025 узачак. Күргәзмәдә форумда катнашучылар девелопмент һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге глобаль тенденцияләр белән танышуны дәвам итә, инвесторларга үз проектларын тәкъдим итә һәм базарда танылуны арттыра алачак.

"Халыкара партнерлык экспорт-импорт операцияләрен генә күздә тотмый. Бу - уртак тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, иң яхшы практикалар белән алмашу һәм, әлбәттә, инвестицион эш", - диде Талия Миңнуллина.

«Нәтиҗәле шәһәр төзелеше сәясәтен куллану хисабына девелопмент объектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру» сессиясе 10:00 сәгатьтә Һади Такташ ур., 84 адресы буенча Камал театрында узачак.

«Казаныш» форумында һәм сессиядә катнашу бушлай. Теркәлү чараның сайтында мөмкин: https://forum-kazanysh.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International