Булачак крематорий проектын «Казаныш» халыкара форумында иң яхшысы дип таныдылар. Аның мәйданы мең ярымнан артык квадрат метр тәшкил итәчәк, бу 2 гектардан артык. Урыны да билгеләнгән - Курган зираты. Проект буенча крематорий үз эченә 2 саубуллашу залын, заманча мичләрне һәм урналар өчен колумбарийны ала. Аны 2029 елда эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр.
"Проект өч этапта тормышка ашырыла. 2025 елда без проект документациясен әзерләргә, төзелешкә рөхсәт алырга һәм бина өчен мәйданчык һәм инфраструктура әзерләргә планлаштырабыз. 2026-2028 елларда без бина төзелешенә керешергә, җиһазлар урнаштырырга һәм персоналны өйрәтергә планлаштырабыз. 2029 елда без объектны эксплуатациягә кертергә телибез",-дип сөйләде «Концепт-Индустрия» компаниясе башкарма директоры Галия Кучумова гыйнвар ахырында ТР ИҮА йомгаклау коллегиясендә.
Шулай ук форумда булачак канат юлы проектын тәкъдир иттеләр. Урыны -"Урам" паркы янында. Ул "Акбарс арена" стадионыннан алып Горький паркына кадәр 3 станциядән тора. Озынлыгы 3 километрга якын булачак.