ТР Спорт министры Владимир Леонов коллегиядә дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендәге инвестицион проектларны билгеләп үтте: "2024 елда "Бизнес-спринт" федераль проектын гамәлгә ашыру барышында:
- дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә "ФИЗРА" Спорт үзәге" физкультура-савыктыру комплексы" спорт инфраструктурасы объектларын төзү буенча 2 проект гамәлгә ашырылды;
- 2025 елда Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә тагын 2 проектны тәмамлау планлаштырыла;
- Яшел Үзән шәһәрендә "акыллы" мәйданчык төзү (12 млн сум, шулардан: 6,96 - фед. бюджет, 5,04 - респ. бюджет);
- моннан тыш, 2025-2027 елларда "Чаллы шәһәрендә физкультура-сәламәтләндерү комплексы" проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Республикада ел саен дәүләт-хосусый партнерлык буенча тармак форумы үткәрелә, анда да без актив катнашабыз. Инвестицион үсеш агентлыгына, Талия Илгиз кызы йөзендә, форумны оештырган һәм хезмәттәшлек иткән өчен зур рәхмәт".
Коллегия әгъзасы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: «Әлеге инвестицион проектларны уңышлы эшләтеп җибәрү гаять зур ведомствоара эш нәтиҗәсе: ТР Инвестицион үсеш агентлыгының ТР Спорт министрлыгы, муниципаль берәмлекләр һәм инвесторлар белән эшләве», - дип белдерде.
Концессион килешүләрне структуралаштыру чорында (аларга кул куелганчы) һәр атна 2-3 тапкыр булган бер генә киңәшмә дә ДХП үсеше бүлеге катнашыннан башка узмады. Шулай ук гамәлгә ашырылган проектлар финанслашуга «Бизнес-спринт» федераль программасында сайлап алынды.
Татарстан Республикасы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен регион эчендә дә, регионара хезмәттәшлектә дә ДХП механизмын актив куллана. Аның алга таба үсеше Агентлык хезмәткәрләренең тырышып эшләве белән бәйле. Ел саен дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү бүлеге башлыгы Татарстан муниципаль районнарындагы инвестиция вәкилләре өчен дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык механизмы белән эшләү буенча онлайн һәм күчмә укулар үткәрә, аерым алганда, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә офсет контрактлары, концессион килешүләр төзү тәртибе турында сөйли. Шулай ук югарыда әйтелгән мәсьәләләр буенча район һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраша. Моннан тыш, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина рәислегендә ДХП буенча ведомствоара эш төркеме уңышлы эшләп килә.
Дәүләти-хосусый партнерлык буенча ел саен уздырыла торган тармак-ара форум уңышның бер өлеше булып тора. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Дәүләт-хосусый партнерлыкның Милли үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Форумның максаты - инвестицияләр җитешсезлеген бетерү өчен икътисадка хосусый 17 инвестор акчаларын җәлеп итүне популярлаштыру. 2017-2024 елларда 7 форум узды. Алар турында тулырак безнең сайтта укыгыз.